Төньяк башкала татар порталына — 1 ел

15.05.2020 в 15:46
0
1390

Узган ел Санкт — Петербургның Милләтләр йортында тәүге татар медиафорумы узган иде. Медиафорум Татар АССРы төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Форум Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар яшьләре хәрәкәтенең актив әгъзасы Равил Закиров башлангычы белән оештырылды. Әһәмиятле чараны уздыруда Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге зур ярдәм күрсәтте. Җитди сөйләшүдә төньяк башкаланың татар милли — мәдәни оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре һәм активистлар катнашты.