Муса Җәлил:  «Волхов шаһит: мин илемне сатмадым…»

Кичер, илем!

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта .  

 Юк, мин сине тузан бөртегедәй     

Сансыз гомрем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым…

Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә Ырымбур өлкәсе  Шарлык районы Мостафа авылында туган.  Ул балачакта ук шигырьләр яза. Өлкәнең «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Дин һәм заман фәннәреннән белем ала.

ВЛКСМ Үзәк Комитеты Бюросының Татар — Башкорт секциясенә әгъза итеп алынгач, Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Аны 1931 елда тәмамлый. .

Бөек Ватан сугышы башланганда  Муса Җәлил киң танылган шагыйрь һәм публицист була. Татарстан  Язучылар берлеген җитәкли.  Мусаны 1941 елның 13 июлендә армия сафларына чакыралар. Хәрби — сәяси курсларга укырга җибәрәләр. 1941 ел азагында өлкән сәяси җитәкче (политрук) дәрәҗәсендә Волхов ( Ленинград өлкәсе) фронтына эләгә. Биредә басылучы «Отвага» гәҗитендә хәрби хәбәрче булып хезмәт итә башлый.

Сугышның тәүге көннәреннән үк совет халкының  рухи көченә, дошманны җиңәчәгенә  фашист илбасарларының  тар — мар  ителәчәгенә ныклы ышанган һәм киләчәккә өмет белән тулы язмалары даими басыла. Муса Җәлил Ватанын һәм халкын иксез — чиксез сөюче шагыйрь буларак та, илне дошманнардан саклаучы яугир буларак та олы хис белән сугарылган  әсәрләре аша чыгыш ясый.

Җәлил бик җиңел яза. Аның талантлы каләме астыннан җитди дә, юмор белән тулы да, фашистан каһкаһа белән көлгән язмалары да үз фамилиясе белән дә һәм псевдоним белән дә даими туып тора.

Хәрби хәбәрче — Җәлил иҗатына аяусыз сугыш яңа төсмерләр өсти. Шагыйрь халык батырлыгын, аның рухи каһарманлыгын һәм сынмаслыгын сәнгати тасвирлый. Шул ук вакытта, канкойгыч фашист этләренең аяусызлыгы турында  да  нәфрәт белән яза.

Язганыбызча, Муса Җәлил Волхов фронтының Икенче удар армия сафларында  хезмәт итә. «Отвага» гәҗите хәрби хезмәткәре буларак һәрвакыт алгы сафта була һәм хәтәр алышларда актив катнаша. Фронт шартларында да һәр буш минутын  шигырьләр язуга багышлый.

Ленинградны берничә көн эчендә  «тезләндерергә» хыял иткән гитлерчылар кайбер көннәрдә баш күтәрергә дә ирек бирмичә  ут яудыра.  Һәр метр җир өчен каты көрәш бара. Өстән ут ява, аста сазлык. Безнең яугирләр чолганышта кала. Муса Җәлил каты яралана. Яраланган һәм аңын югалткан хәлдә Муса дошман кулына эләгә.

Муса Җәлил фашист тоткынлыгында ике елдан артык була. Әмма аның тынгысыз йөрәге бу коллыкка буйсынырга теләми. Туган халкын, илен һәм гаиләсен чиксез сөюе алга таба этәргеч була. Муса дошманның үз  өнендә фашистларга каршы яшерен оешма төзүдә башлап йөри. Үлем лагеренда ул фикердәшләр, дуслар һәм милләттәшләр таба.

Шагыйрьнең шигъри моң тулы йөрәге каләм — кәгазь сорый. Ул кулына эләккән һәр кәгазь кисәген кадерләп саклый, аңа күңел түрендә йөрткән сүзләрне тезә. Шунысы игътибарга лаек, төрмәдә коллыкта булуына карамастан, Мусаның кайбер шигырьләре юмор белән сугарылган.

Шулай итеп, «Моабит дәфтәрләре» барлыкка килә. Җәлил язмаларына «Моабит дәфтәрләре» дигән исемне язучы Гази Кашшаф бирә. Беренче дәфтәр Казанга 1946 елның маенда кайта.  Дәфтәрдә Муса Җәлил белән бергә сәяси тоткынлыкта утырган унике татар егетенең дә исеме язылган була. Менә алар:

Гайнан Кормаш (Актүбә, Казахстан)

Фоат Сәйфелмөлеков (Ташкент, Үзбәкстан)

Абдулла Алиш  (Көек, Татарстан)

Фоат Булатов (Мәләвез, Башкортстан)

Муса Җәлил (Мостафа, Ырымбур өлкәсе)

Гариф Шабаев (Иске Турай, Башкортстан)

Әхмәт Симаев (Усть-Рахмановка, Пенза өлкәсе)

Абдулла Баттал  (Зур Тигәнәле, Татарстан)

Зиннәт Хәсәнов (Иске Кәшер, Татарстан)

Әхәт Атнашев (Петропавловск, Казахстан)

Сәлим Бохаров (Миякә, Башкортстан)

Төрмә рухание Риниера Ланфредини (Моабит төрмәсендә Италия әсире) татарлар соңгы юлга – палач балтасы астына елмаеп бардылар, дип яза. 

Җәлилчеләр конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) » Сары сандугач микән…» җырын җырлап үтәләр.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

P.S. Әлеге язманы әзерләгәндә мин үземнең Казан дәүләт университетында укыгандагы диплом җитәкчем, күренекле тәнкыйтьче һәм җәлилче Рафаэль Мостафин хезмәтен кулландым.

Рәссам Харис Якупов картинасында фашистлар Муса Җәлилдән сорау ала.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости