Петербургның өч йөз елдан артык тарихында ислам дине беренче чратта татарлар белән бәйле. Ислам дине дигәндә, татар милләте күз алдына килә. Чөнки татар һәм ислам аерылгысыз төшенчә. Петроград ягында урнашкан Җәмигъ мәчетен төзелгән көненнән Татар мәчете дип йөртәләр. Шәһәрдә ислам дине урнашу булачак калага тәүге ныгытма салган көннән башлана.
Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсе Губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән
Александр Дрозденко Татарстан вәкиллеген иң актив булуын белдергән
Океанны җиңгән Әсгать Җиһаншин, Россия флоты тарихында күренекле шәхес
Әсгать Җиһаншинның исеме алтмышынчы елларда батырлык үрнәге булып яңгырады. Ул вакытта диңгез ярсуына каршы ихтыяр көчен куйган татар егете катер старшинасы Әсгать Җиһаншин һәм аның хезмәттәшләре күрсәткән тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык, ихтыяр көче Россия хәрби — диңгез флоты тарихына җуелмас хәрефләр белән язылды.
Исемнәрен искә алабыз, Даут Әминев калдырган ядкарьләр
Татар милли хәрәкәте күренекле активисты, туган якны өйрәнүче, әдәбиятчы, тарихчы Даут Әминев 1923 елда Ленинград өлкәсе Лигово җирлегендә эшкуар гаиләсендә дөньяга килә.
Ученые и учителя-практики Башкортостана разрабатывают учебно-методический материал для уроков родного татарского языка
Методическое обеспечение уроков родного татарского языка
Бай тарихы, күренекле шәхесләре бар, Сергач районы Пичә авылына 414 ел
Бу көннәрдә Нижгар өлкәсе Сергач районы Пичә авылына нигез салынуга 414 ел тула. Күренекле спортчы Зиннәтулла Билалетдиновның тамырлары шушы авылга барып тоташа.
Петербург татарлары Мәдинә Рәхимкулованы онытмый
Мәдинә Рәхимкулованың исеме Татарстан Республикасының энциклопедиясенә, Ырынбур шәһәренең биографик сүзлегенә кертелгән, аның исеме шәһәрдәге 38нче санлы татар телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп музеена бирелгән, Ямашев исемендәге татар китапханәсенең бер бүлмәсендә күренекле милләттәшкә багышланган музей ачылган.
Мөфти Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле белән очрашты
Бүген, Зөлкагъдә аеның 8-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә мөхтәрәм милләтпәрвәр шәхесләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрде
Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез
24 июнь көнне Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парад үтәчәк.
Җыр — моңга чикләр юк. Петербургта беренче татарча онлайн -концерт оештырылды.
Агымдагы елның 12 июнендә Санкт-Петербургта үзенчәлекле концерт узды. Мәдәни чара Россия көненә, Татар АССРының 100 һәм татар хатын -кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланды. Концертның үзенчәлеге шунда: ул онлайн форматта күрсәтелде. Милли моңнарны төньяк башкаладан ишетү мөмкинлеген Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, төбәктәге «Ак калфак — Нева» хатын — кызлар берлеге Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары piter.tatar Порталы белән берлектә оештырды.