Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы Рөстәм Нургали улы игълан иткән елга тулы әзерлек белән килде. Әгәр узган 2020 елда Петербург Татар порталы башкарган милли — мәдәни чараларга күз салсак, моның шулай икәнлеге бәхәссез.
Шушы уңайдан без Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы җитәкчесе Равил Закировка һәм портал әгъзалары Екатерина Гайнетдинова, Таһир Вәлиуллин һәм Линара Николашкинага мөрәҗәгать иттек. Үтеп киткән елга, дөресрәге Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы башкарган эшләргә аларның нинди бәя бирүләрен һәм агымдагы елда нинди планнарны күз алдында тотулары хакында сөйләвен үтендек.
Равил Закиров, Санкт — Петербург Татар порталы piter.tatar баш мохәррире:
— Узган ел Порталга яңа үсеш борылмасына чыгарга мөмкинлек бирде. Үзенчәлекле ел нәтиҗәсендә безнең күп чаралар онлайн форматта узды һәм аларның уңышлы булуы да шуңа бәйләнгән. Көтмәгәндә безнең тормышка аралашуларны чикләү килеп керде һәм гадәти тормыш рәвешен үзгәртте. Шуңа карамастан, күпләр бу яңа тормыш режимыннан файда алырга омтылды: үз белемен күтәрде, китаплар укыды, кызыклы фильмнар, спектакльләр һәм концертлар карады.
Без дә кул кушырып утырмадык. 2020 елга мавыктыргыч программа әзерләдек. Шәһәрдә һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр өчен файдалы булган яңалыклар бирергә тырыштык. Күңелсез яңалыклар урынына булачак онлайн концертлар һәм спектакльләр, белем алу курслары турында хәбәр иттек.
Күренекле татар әһелләре белән турыдан — туры фәһемле эфирлар оештырдык. Татар теленең туган көнендә Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйгесе зур активлык белән үтте. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әзерләнгән чара да петербурглыларга бик ошады. 12 июньдә оештырылган онлайн концертка зур рәхмәт йөзеннән күпләр үз фикерен белдерде. Татарстан Республикасының туган көнендә «Яраткан Татарстаным» дип аталган рәсемнәр бәйгесе онлайн фестивале яшь талантларны ачты. Zoom-форматында оештырылган икенче Петербург Татар Медиафорумы, тәүге татар гәҗите «Нур»ның 115 еллык юбилеена багышланган фәнни — гамәли конференция, “Петербургтан Яңа Ел Күчтәнәче” — зур онлайн концерты һәм башка милли-мәдәни чараларны оештыруда Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы әгъзалары зур активлык күрсәтте.
Әлбиттә, без Татарстан Республикасының Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенә (даими вәкил Ренат Вәлиуллин), шәһәрдәге һәм өлкәдәге татар милли- мәдәни җәмгыятьләренә, иҗади коллективларга зур рәхмәтле. Вакыт югары нәтиҗәләргә ирешү өчен берләшеп эшләүнең никадәр мөһим булуын күрсәтте. Без башкарган эшләребезнең, оештырган милли — мәдәни чараларның Татар порталы яңалыкларын укып баручыларның ялын бизәгәндер һәм кәефләрен күтәргәндер, дип өметләнәбез.
Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы әгъзалары исеменнән мин Яңа — 2021 елда безне укучыларга һәм тамашачыларга күбрәк яхшы яңалыклар, сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә бәхете телим. Татар порталы командасы туган Яңа елда зур чараларга әзерләнә. Алда күркәм юбилейлар тора. Муса Җәлилнең тууына 115, Габдулла Тукайга — 135, Атаулла Баязитовка — 175 ел тула. Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән милләттәшләрне агымдагы елда куанычлы вакыйга көтә. Төньяк башкаланың нәкъ уртасында Татар милли — мәдәни үзәге булачак. Чайковский урамында урын алачак бу үзәк Татарстан ярдәме белән ачыла. Милли — мәдәни чараларның бер өлеше биредә узар, дип фаразлыйбыз.
Без Яңа елга зур өметләр белән аяк басабыз, ул яхшы үзгәрешләр китерер, дип ышанабыз. -, дип тәмамлады безнең сорауга җавабын баш мохәррир.
Форсаттан файдаланып мин Татар порталы эшенә үз фикеремне белдерергә булдым. Чынлыкта портал эше һәм милли — мәдәни чараларны оештыру хезмәте тулысынча диярлек баш мохәррир өстендә. Бу порталның барлыкка килүе һәм интернет челтәре аша халыкка таралуы өчен без беренче чиратта аңа рәхмәтле.
Ә хәзер әлеге портал әгъзаларына сүз бирик.
Линара Николашкина, Санкт — Петербург Татар порталы журналисты:
Узган елда теләгән бар нәрсәгә дә ирешеп булмады. Әмма ул кызыклы һәм иҗади яктан шактый тулы булды.
Ел минем өчен шатлыклы вакыйга белән башланды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик бизәге» бәйгесендә катнашканым өчен махсус приз белән бүләкләде. Бүләкне миңа Татарстан Республикасының Санкт -Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин тапшырды.
13 февральдә Татарстаннан килгән Петербургта укучы студентлар белән очрашу булды. Студентларны Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт — Петербург Татар милли — мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев тәбрикләде. Шәһәрдә һәм өлкәдә оештырылучы милли — мәдәни чаралар хакында «Санкт- Петербург Татар порталы»на нигез салучы Равил Закиров һәм портал әгъзасы Таһир Вәлиуллин сөйләде. «Ак калфак-Нева» оешмасы вәкиле буларак, мин хатын -кызлар башкарган җәмәгать эшләре турында сөйләдем.
Куңелгә уелып калган очрашулардан октябрь аенда «Акчарлак» ансамбле белән «Добровидение» форумында катнашуыбызны әйтергә кирәк.
Татар порталы оештырган башка милли — мәдәни чараларны санап чыгарга кирәкмәстер, дип уйлыйм. Алар хакында җентекле язылды, укучылар таныш.
Ел авыр булуга карамастан, мин шактый иҗади күтәрелеш кичердем. Байтак чараларда катнаштым, яңа танышлар таптым. Агымдагы елда да портал эшендә актив катнашырмын, дип уйлыйм.
Таһир Вәлиуллин: Санкт- Петербург Татар порталы журналисты:
Узып киткән 2020 елда бик күп эшләр башкарылды. «Икенче Санкт-Петербург Татар медиафорумы» күңелгә нык кереп калды. Берүк вакытта онлайн форматта оештырылган чаралар, шул исәптән, дөньяның төрле почмагында яшәүче күп тамашачыларны җыйган Яңа елга багышланган бәйрәм концерты үзебезгә дә бик ошады.
Үткән ел мине «TATkiem»га нигез салган Тимур Хөснияров белән булган беренче әңгәмә (интервью) бик дулкынландырды. Елны төрле яңа, шул исәптән, сәяхәтләрдән башлап татар халкының гаҗәп язмышына багышланган рубрикалар ачудан башладым, көндәлек яңалыклар биреп бардым. Бу без башкарган эшләрнең бер өлеше генә. Яңа 2021 елда тагын да югарырак биеклекләргә ирешербез дип уйлыйм.
Без бергә! Без булдырабыз!
Кәтифә Гайнетдинова, piter.tatar порталы журналисты:
2020 елга йомгак ясап, иң мөһим нәтиҗә дип шуны әйтергә мөмкин. Элек психологлар, социологлар даирәсендә күп сөйләнелгән «синергия принцибы» өстенлек алды. Татарчага әйләндереп әйткәндә, һәркемнең, һәр шәхеснең рухи дөньясы, тәҗрибәсе, фикере, эчке азатлыгы һәм үз алдындагы намуслылыгы үзенчәлекле. Кем син? Ни өчен яшисең? Һәркем шушы сорауга җавап бирергә тиеш.
Безнең милли Татар порталы piter.tatar Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр өчен генә түгел. Моның шулай икәнлеген безнең команданың милли — мәгърифәт өлкәсендә, татар халкының гореф — гадәтләрен чагылдыруда, халыкка ихлас хезмәт итүчеләрне яктыртуда фидакарь эшләвен күрүчеләр яхшы белә. Безнең команда күренекле милләттәшләр белән әңгәмәләр оештырды. Әңгәмәләр аша без татар кешесе кайда гына яшәмәсен ул һәрчак үз нәселенә, тамырына тартылуын күрсәттек. Ул үз халкы йолаларына башка милләтләрне дә җәлеп итә белә. Халкы тарихын, мәдәниятен һәм мәгърифәтен чагу тасвирлый.
Без әңгәмәбез геройлары булган һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез. Тамашачы «матурланмаган һәм бизәлмәгән» чын сөйләшү шаһиты булды. Андый әңгәмә барышында эчке кичерешне яшереп булмый, ул бар рухи яктылыгында, эчке ихтыяр көче белән балкый. Катлаулы тормыш шартларында бу бигрәк тә ачык күренә.
Димәк, безнең piter.tatar порталы яши һәм эшли. Команда салган хезмәт юкка түгел. Моны аңлау безгә хәзерге вакытта алга үсү өчен илһам һәм эшләү өчен көч бирә.
Рiter.tatar порталын укучыларга, тамашачыларга һәм безнең белән элемтәгә чыккан һәркемгә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.
Яңа очрашуларга кадәр!
Менә шундый эшлекле, актив һәм җитди ярдәмчеләре бар Санкт -Петербург Татар порталының. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татар журналистлары клубы әгъзасы Ринат Мәһдиев та порталга зур ярдәм күрсәтә.
Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы искиткеч зур эш алып бара. Ул милләтнең яшәеше, аның тарихы, халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, гомумән, рухи кыйммәтләрен өйрәнү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Милләт хәзинәсе булган бу кыйммәтләрне саклау, халыкка җиткерүне Татар порталы үзенең изге бурычы дип исәпли.
Санкт-Петербург Татар порталы зур хыяллар белән яши. Әгәр кеше матур уйлар белән хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр. Санкт — Петербург Татар порталы алып барган милли — мәгълүмати хезмәт нигезендә яхшылык ята. Портал оештырган милли- мәдәни чаралардан изгелек, тынычлык, туганлык һәм дуслык хисләре бөркелә. Татар порталы милләттәшләр күңеленә бай рухи хисләр сала. Рухи сыйфатлар, милләтпәрварлык, ватанпәрварлык һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш.
Коронавирус аркасында өйдә утырырга мәҗбүр булган кешеләргә җылы мөнәсәбәт, яхшы сүз, милли моңнар, туган тел аша җиткерелгән шигырь юллары һава кебек кирәк. Татар порталы үзе оештырган милли — мәдәни чараларда боларның барысын да күз алдында тота. Күп вакытта җылы, яхшы сүз матди ярдәмгә караганда да әһәмиятлерәк.
Бу урында халык мәкален әйтергә кирәк: байлык — бер айлык. Байлык тиз бетә торган әйбер. Ә яхшы эшләр, изгелек, милләт өчен башкарылган хезмәт тарихта, йөрәктә һәм күңелләрдә кала. Моның шулай икәнлеген тарих ничә тапкырлар исбатлады инде. Санкт — Петербург Татар порталы әгъзалары яшәү мәгънәсен халыкка хезмәт итүдә күрә.
Равил Закиров турындагы сүзне дәвам итеп тагын шунысын әйтергә кирәк. Санкт — Петербург Татар порталын оештыру турындагы хыялын ул күпме йөрткәндер һәм аның күңеленә мондый изге уйлар каян килгәндер билгесез. Һәрхәлдә аның бу хыялы буш җирлектә генә тумаган булырга тиеш. Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру күп сыйфатлар таләп итә. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша.
Мин уйлыйм динне, милләтне һәм туган телне ярату сыйфатлары берләштерәдер Санкт — Петербург Татар порталы журналистларын. Алар милли тәрбияне гаиләдә алгандыр. Бу тагын бер тапкыр балаларыбыз һәм оныкларыбызның ана телен белүе һәм туган телдә сөйләшүе өчен беренче чиратта гаиләнең җаваплы булуын күрсәтә. Балалар бакчасын, мәктәпне һәм урамны гаепләргә ашыкмыйк.
Кыска гына вакыт эчендә Санкт — Петербург Татар порталын укучылар саны күпкә артты. Бу портал битләрендә кызыклы һәм көн кадагына суккан мәкалә — язмаларның даими басылуы белән дә бәйле. Узган ел Татар порталының кирәк булуын һәм халык күңеленә юл таба алуын күрсәтте. Күп вакытны, тырышлык һәм ныклы ихтыяр көче таләп иткән бу хезмәт үзенең яшәргә хаклы икәнлеген раслады.
Санкт — Петербург Татар порталы үз алдында зур максатлар куя. Милли — мәдәни чаралар, ана телендә яңгыраган җырлар аша игелек кыла. Җир йөзенә энҗе кедек сибелгән миллтәтәшләрне берләштерә, барыбызны да рухи камилләшүгә өнди.
Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Әйдәгез, эшне үзебезнең элемтә чараларына татар алфавитын урнаштырудан башлыйк. Әни булсын -эни түгел, рәхмәт булсын — рэхмэт түгел, милләт булсын — миллэт түгел.
Безнең чиксез матур телебез һәм искиткеч күркәм алфавитыбыз бар. Яратыйк без ана телен, ихтирам итик аны. Кайбер хәрефләрен төшереп калдырып ятимләндермик.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәр Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе мәгълүмати — мәгърифәти Татар порталыннан алынды.