Уфа… Егерменче еллар. Башкортостан башкаласының Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледжы бәйрәмчә бизәлгән. Көн матур, җылы һәм кояшлы. Ишегалдында һәм залларда кулларына Коран тоткан мөселманча киенгән үсмер кызлар һәм кызчыклар  күренә.

 Биредә Коран уку буенча бәйге оештырылды. Русиянең төрле төбәгеннән килгән үсмер кызлар һәм кызчыклар изге китап серләрен төшенү һәм дөрес уку буенча үзара ярышты. Тиздән Коран уку ярышында җиңүчеләр һәм анда катнашучылар барысы да бүләк алды. Аннары олысы — кечесе бай мәҗлес табынына чакырылды.

 Чәй өстәле артында узган ярыш буенча фикер алышулар дәвам итте. Ешрак бер җөмлә яңгырый: Мондый зур бүләкләрне Илдар хәзрәт Малахов оештырган инде. Бүләкләр чынлап та зурдан. Кемгә ноутбук, кемгә велосипед, кемгә Коран китабы, кемгә телефон һәм башкалар.

«…Кичә Мәскәүдә күренекле мөселман эшлеклесе Башкортостан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәте рәисе мөфти урынбасары, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледж директоры Илдар Малахов вафат булды», дигән күңелсез хәбәрне ишеткән көйгә күңелемә кылт итеп Уфада шушы Коран уку буенча оештырылган бәйге күз алдыма килде.

  Соңгы биш айда Илдар Малахов авыр онкология чиренә каршы Мәскәүнең Н.Н. Блохин исемендәге Милли медицина тикшерү үзәгендә дәвалана.  Аңа 20 мартта 53 яшь тулар иде. Милләттәшебез Илдар Малахов Башкортостан Республикасы Мөселманнар Диния идарәсен оештыруда башлап йөри һәм  аның беренче урынбасары була. Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә директоры буларак зур эшләр башкара. Моннан тыш, 1998 елдан башлап ул мөселман — мәгърифәти гәҗите «Рисәлят»нең алыштыргысыз баш мөхәррире булды. Гәҗит Русия һәм мөселман илләре илчелегендә зур популярлык казанды.  «Башкортостанда ислам»  сайтына да нигез салучы ул. Дини темага багышланган уннарча китап нәшер итте, фәнни язмалар бастырды.

    Илдар Заһидулла улы тумышы белән Башкортостанга бәйләнмәгән. Малахов 1968 елда Ленинградта туган. 1989 елда тәүге төркем белән тыңлаучы сыйфатында Ризаэтдин Фәхретдинов исемендәге  Уфа мәдрәсәсенә укырга килә. Тәлгать Таҗетдин аны арытаба белем алу өчен  «Гарәп дөньясы» мәдрәсәсенә һәм «Әлъ — Әзхар» ислам университетына укырга җибәрә. 1997 елда  Уфага әйләнеп кайтканнан соң Малахов Башкортостан Диния назәрәтен оештыру эшенә ныклап тотына. Илдар хәзрәт лаеклы ата, картатай һәм гаилә җанлы кеше була. Һәр башлаган эшен уңышлы итеп азагына кадәр җиткерә иде, дип искә ала туганнары.   

Илдар хәзрәт Малахов Русиянең һәм Башкортостанның абруйлы һәм хөрмәтле дини эшлеклеләреннән иде. Яхшы дини белемле булуы белән аерылып торды.

  Югары мөфти  Тәлгать Таҗетдинда  укый, Башкорт дәүләт университетының тарих  факультетында,    «Мири Араб» мәдрәсәсендә, Р. Фәхретдин исемендәге (хәзерге вакытта Русия Үзәк диния нәзарәте университеты) ислам институтында, Халыкара «Әлъ — Әзһәр» (Каир, Мисыр) ислам университетында, Русия Фәннәр академиясе каршындагы Уфа федераль тикшерү үзәгендә белем ала. Этнологик тема буенча диссертация яклый. Илдар хәзрәт Болгар ислам академиясендә докторантурада укыды, агымдагы елда ислам фәннәре докторы исеме алырга тиеш иде.

   Илдар Малахов Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәтендә  билгеле шәхес иде. Татар, фарсы, гарәп телләрендә иркен сөйләште, язды һәм укыды. Ул ислам мәгърифәтенә зур өлеш кертте. Ел саен Малахов җитәкләгән Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә укучылар төрле Бөтенрусия бәйге — ярышларында призлы урыннар алды.   

   — Ул һәрчак хөр күңелле булды, алдына куйган максатларга иреште. Бу безнең өчен зур югалту. Ул тәвәккәл кеше иде. Мине Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәтенә мөфти итеп сайлаганда, ышанычын эш  белән күрсәтте. Шунлыктан мин һәм командам башкарган изге эшләр аның исәбенә язылачак.  Аллаһы Тәгалә аңардан риза булсын һәм аны чын мөслим итеп кабул итсен. Мәрхүмнең атнакичтән җомгага каршы мәңгелеккә күчүе — яхшы билге.  Аның рухына дога кылыйк һәм үлемнең көтмәгәндә килүен онытмыйк.  Тормыш искиткеч кыска һәм аны лаеклы яшәргә, изге һәм мәрхәмәтле эшләр башкарырга ашыгыйк, киләчәккә калдырмыйк,-  дип яза мөфти Айнур хәзрәт Биргалин.  

   Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледжда белем алучылар Русиянең төрле  төбәгендә имамнар, мөфтиләр, ислам фәнен укытучылар булып эшли. Шулар исәбендә Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәте рәисе Айнур Биргалин да бар.

  Илдар Малахов Башкортостанның Иглин районы Акбирде авылында җирләнәчәк.

    Уфа… Матур, җылы һәм кояшлы көннәр тагын килер. Мәрьям Солтанова исемендәге колледж бәйрәмчә бизәлер. Мөселманча киенгән үсмер кызлар һәм кызчыклар кулларына Коран алып тагын изге бәйгедә катнашыр.  Алар, һичшиксез,  Ленинградта туган һәм гомерен Башкортостанга багышлаган Илдар Малахов турында хәбәрдәр дә булырлар.

Зәрия Хәсәнова, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

 Фоторәсемнәр һәм мәгълүмат интернаттан алынды.

 P.S.Илдар Малахов турында язуымны сорап ватсап аша мөрәҗәгать иттеләр.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости