Русиядә беренче мөселман хатын — кызлар оешмасы Уфада төзелә.  Мөселман ханымнар һәм туташлар комитетын татар кызы Мәрьям Акчурина — Солтанова оештыра.

Агымдагы елда Мәрьям Акчурина — Солтанованың тууына 162 ел.

Кем ул Уфада яшәгән йортына истәлек тактасы куелган һәм Башкортостан Республикасының Мөселманнар диния назәрәте каршындагы мәдрәсә — колледж аның исемен йөрткән Мәрьям Тимербулат кызы Акчурина — Солтанова?

Тарихка керәчәк ханым Уфа шәһәренең мактаулы гражданины Тимербулат Акчурин гаиләсендә 1859 елда дөньяга килә. 

Тимербулат Курамша улы Акчурин Сембер губернясындагы билгеле сәүдәгәр — малтабарлар нәселеннән була. 1891 елда мираска алган тукыма фабрикасында Гурьевский (Карсун өязе) һәм Самайкино (Сызран өязе) нигезендә Акчуриннарның Иске Тимошкино суку мануфактурасы ширкәтен төзи. Ширкәт Мәскәү — Казан тимер юлына якын урнаша. Шунда ук «Тимербулат Акчуринның сәүдә — сәнәгать ширкәте»н оештыра. Ширкәт урыс армиясен тукыма белән тәэмин итүче иң зур сәнәгать — сәүдә оешмасы була. Аның икенче «Самайка» дип аталган сәнәгать предприятиесе елына ярты миллионнан артык аршин тукыма җитештерә.

Акчуриннар XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында Сембер губернясында һәм Идел буенда билгеле сәүдәгәрләр һәм фабрикантлардан санала.  Алар башка хәлле кешеләр белән бергә мәктәп — мәдрәсәләр төзиләр, менә дигән мәчетләр салалар, дин йортларына матди ярдәм күрсәтәләр. Сәләтле балаларның Сембер, Троицк, Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт — Петербург, Кырым һәм чит илдә белем алуын тәэмин итәләр. 

Тимербулат Акчурин 1881 елгы гыйнвар ачлыгында  Иске Тимошкино авылында ярлы — ябага өчен түләүсез ашханә оештыра. Көн саен анда 150 — 320 кеше туклана. Урыс — япон сугышы елларында Гурьев фабрикасы каршында авырулар һәм яралылар өчен дәваханә ача. Бу хезмәтләре өчен Тимербулат  Курамша улы Акчурин  хөкүмәтнең «Тырышлык өчен»  алтын  медале белән бүләкләнә.

1905 елда Иске Тимошкино авылында зур янгын чыга. 240 йорт көлгә әйләнә. Тимер-бай (халыкта аны шулай дип йөртәләр) янгыннан зыян күрүчеләргә сизелерлек матди һәм акчалата ярдәм күрсәтә. Ярдәм күрсәтү эшләрен Тимербулат Акчурин үзе  оештыра һәм җитәкли. Крәстиәннәргә йортларын яңадан салырга ярдәм итә. Янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган меңгә якын кешегә ул су, кием — салым, утын, орлык китерүне оештыра һәм акча бүлә. 

Акчуриннар тырыш халык була, алар фидакарь хезмәт белән көн күрә. 

Мәрьям – Казандагы хатын — кызлар гимназиясен тәмамлый. Ул вакыттагы күп кенә белемле һәм бай гаиләдә үскән туташлар кебек гомерен балалар тәрбияләүгә багышларга хыял итә. Ул бу изге теләген тулысынча тормышка ашыра.

Тимербулат Акчурин кызы Мәрьямгә Новомостовая урамындагы 1нче санлы , 10 нчы санлы һәм 33нче санлы йортларны бирнәлеккә бүләк иткән була. Балачактан килгән изге теләген тормышка ашыруга  бу өч йортның  булуы татар кызына нык ярдәм итә.

Мәрьям 1886 елда Арыслангали Мөхәммәдъяр улы Солтановка кияүгә чыга. (1862—1908). Арыслангали  Ырымбур магометан руханилар җыелышы мөфтиенең улы була. Арыслангали Ырымбурдагы  Неплюев кадетлар корпусын,  1894 елда 2нче Санкт — Петербургтагы Константинов хәрби училищесын тәмамлый. Уфа шәһәр думасына, 1905 елда Эстәрлетамак өязе  дворянлыгы әйдәүчесе итеп сайлана. Мактаулы җәмәгать казые исеменә лаек була. Хатыны Мәрьям белән хәйрия эшчәнлеге алып бара. 

Алар мәчеткә каршы йортта урнашалар. Спасская урамындагы үз өйләрендә ( Уфаның хәзерге Аксаков бакчасына каршы) мөселман гаиләсеннән булган кызлар өчен мәктәп ачалар. XIX гасыр азагында Мәрьям Солтанова Уфадагы үзенә бирелгән йортта татар Хатын — кызлар җәмгыяте, өлкән яшьтәге ирләр һәм мөселман диненнән булган малайлар өчен Воскресенская урамындагы 54нче санлы йортта приют ача.  

Мәрьям ире белән төзелүче «Галия» мәдрәсәсенә шактый зур суммада акча бирәләр. Ул төзелеп беткәч тә аны җиһазландыруда һәм арытаба төзекләндерүдә даими ярдәм күрсәтеп торалар. Укуда яхшы өлгереш күрсәтүчеләргә махсус стипендия билгелиләр, аз керемле, ярлы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәләр. 1913 елда Солтановлар гаиләсе ятимә кыз балалар өчен түләүсез мәктәп-приют ача, анда тәрбияләнүчеләрне махсус чакырылган мөселман кызлары укыта. Укыту дөньяви һәм дини фәннәр буенча алып барыла. Мәктәп 1917 елга кадәр эшли.

Ире вафат булганнан соң, 1908 елда, Мәрьям Солтанова үзенең әтисе туй бүләге итеп биргән Спасская урамындагы 1нче санлы йортта (хәзер— Новомостовая урамы) ятимә кызлар өчен приют ача. Бер катлы йортта уннан артык бүлмә исәпләнә. Кызларны укыту, йоклату, ашату, шулай ук, тегәргә һәм бәйләргә өйрәтү өчен аерым бүлмәләр була. Бу вакытка ишегалдында тагын бер кирпечтән салынган ике катлы йорт пәйда була. Ишектән өстә йортны М һәм С хәрефләре бизи. Кайбер чыганаклар хәбәр итүенә караганда, Мәрьям Солтанова приюты унтугызынчы гасырның егерменче елларына кадәр балаларны кабул итә. Бу приют белән генә чикләнмичә, Мәрьям Тимербулат кызы Уфадагы һәм губернядагы башка уку йортларына да  матди ярдәм күрсәтә. Ул приютта укучы кызларның яхшы каралган, ашатылган, киендерелгәнме икәнлеген һәм лаеклы белем алалармы икәнлеген җентекле тикшереп тора. Әлеге приютта мөселман кызлары 1920 ел азагына кадәр тәрбияләнә.

Милләттәшебез Мәрьям Тимербулат кызын изге күңелле һәм игелекле булганы өчен ихтирам итәләр.

1908 елның гыйнвар аенда Мәрьям Тимербулат кызын Уфа мөселман хатын -кызлар җәмгыяте рәисе итеп сайлыйлар. Җәмгыять Уфаның Воскресенская урамындагы 54 нче йортта урнаша. Уфа хатын — кызлар комитеты ярлы мөселман гаиләләре өчен хәйрия эшчәнлеге  алып бара. Ул бу вазыйфада 1914 елга кадәр була. Комитет мөселман хатын — кызлары арасында агарту эшләре алып бара. Шул максатта мәктәп, китапханә, уку заллары ача, губернядагы мөселман уку йортларына, гимназиядә укучыларга һәм мөселман гаиләсеннән булган студентларга төрле ярдәм күрсәтә. Берүк вакытта Мәрьям Солтанова җитәкләгән хатын — кызлар җәмгыяте мөселман ир балаларга да һәм өлкән яшьтәгеләргә дә даими ярдәм күрсәтә. Милләттәшебезнең «Усмания» мәдрәсәсенә дә ярдәм итүе билгеле.         Революциягә кадәрге Русиядә хәлле һәм алдынгы карашлы кешеләр өчен  хәйрия ярдәме күрсәтү гадәти күренеш була. Андый милләтпәрварләр халык мәнфәгатен яклый һәм аның рухи үсешенә битараф булмый.  Уфада һәм Уфа губернясында аерым матди дәрәҗәгә ирешкән сәүдәгәрләр, малтабарлар, сәнәгатьчеләр һәм эшкуарларның  үз исәбенә мәчет, мәктәп, дәваханә, приют, китапханәләр төзүе, китап, гәҗит — журналлар нәшер итүе билгеле. Бу очракта бертуган Хөсәеновлар, Рәмиевләр, Апанаевлар, Шәрәф, Кәримовлар, Акчуриннар, Солтановлар, Базилевский, Чижовлар, Демидовлар, Аксаковлар, Видинеевлар һәм Поповлар исемен атап китәргә кирәк.

XIX  гасыр азагына Спасская урамы ( хәзерге Новомостовая) Уфаның иң шигъри урыннарыннан берсе була.  Спасская урамының үзендә дә аның белән чиктәш    Воскресенская ( хәзерге Тукай урамы), Большая Ильинская (хәзерге Зәки Вәлиди урамы), Пушкин урамнары иртә яздан соңгы көзгә кадәр яшеллек эчендә утыра, бакчаларда акация чәчәк ата. Шәһәр үзәге шушы зур булмаган мәйданга сыена. Бредә мөһим дәүләт  учреждениеләре: губернатор йорты, Морзалар җыелышы, минареты 29,9 метрга җиткән Беренче Җәмигь мәчете, мәгърифәт һәм хәйрия күрсәтү оешмалары  урнаша.

Уфаның Тукай урамында революциягә кадәр салынган ике катлы җыйнак кына бер кирпеч йорт тора. Кайчандыр ул мөселман хатын-кызлары комитеты рәисе Мәрьям Солтанованыкы була. Мәрьям Солтанова яшәгән Тукай урамындагы 33нче йорт архитектура истәлеге булып саклана. 

Мәрьям Солтанова 1928 елда Мәскәүдә вафат була.

Күренекле милләттәшебез, татар халкының лаеклы кызы сокланырлык  гомер кичерә. Кызганычка каршы, туган көне һәм урыны билгесез. Хәер, кешене туган көне һәм урыны билгеләми бит. Шәхескә бәяне бары тик аның эшләреннән, тарихта биләгән урыннан чыгып кына биреп була.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары  клубы рәисе.

Фотоларда:  Мәрьям Акчурина — Солтанова; Мәрьям Солтанова исемен йөрткән мәчет -колледж.

Мәкаләне әзерләгәндә интернеттагы ачык мәгълүмат кулланылды.

Добавить комментарий

, , , , , ,
Похожие новости