Журналист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәхим  Хәлил улы Теләшевнең  яңа китабы дөнья күрде һәм сатуга чыкты.  Китап күләмле: ул 700 биттән тора, 600гә якын төсле фоторәсем, картина белән бизәлгән. Китап югары нәшрият — полиграфия дәрәҗәсендә басылган. Якыннарга һәм танышларга яхшы бүләк булырлык. Китапка карата тәүге кайтавазлар күренде дә инде. Шундый кыска  бәяләмәләрнең берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Ул милли татар хәрәкәте ветераны Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Иниятулла Гани улы Кутуев тарафыннан язылган.

Рәхим Хәлил улы Теләшевнең «Нева ярларында татарлар» китабы күпмилләтле Санкт-Петербург тарихы язмасына бәяләп беткесез өлеш кертә. Автор  татар милләтенең төньяк башкаланы төзүдә тоткан роле һәм урыны турында дәлилләргә таянып бәян итә. Аның нигезенә тәүге ташны салган вакыттан алып дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсенә әйләнгәнгә кадәр татарлар Санкт — Петербургны тәүге төзүчеләрдән була.

Автор бай тарихи-туган якны өйрәнү материалларына таянып олы ихтирам белән аерым вакыйгалар һәм күренешләр турында яза. Шулай да китапның төп кыйммәте акыллы, фәһемле һәм зирәк милләтәшләр хакында. Өч гасыр буена алар «тәкәббер күршегә үч итеп» Дәүләтнең баш шәһәрен төзеделәр, ә хәзерге вакытта бу архитектура могҗизасының матурлыгын камилләштерүне дәвам итәләр. Әмма ул язган вакыйгаларны архивтагы «академик хезмәтләр»дән генә түгел ,  ә тормыштагы чынбарлыктан да ала.

Рәхим Хәлил улы, оста журналист һәм төп ленинградчы буларак, гомере буена һәм әле дә сугышка кадәрге, сугыштан соңгы һәм хәзерге иң яңа тарих төзелгәндә җәмгыять, мәдәният һәм сәяси тормышның уртасында булды һәм кайный. Китап зур мәгърифәти «эш» алып бара. Ул яңа мәгълүмәтләр һәм дәлилләр аша киң катлам укучыларны  шәһәрнең татарлар өлеше өчгасырлык чорда икътисадта, мәдәнияттә һәм  рухи — әхлакый тормышта кичергән вакыйгалар белән таныштыра.

Автор зур ярату белән төньяк башкаланың,  Санкт — Петербургның Русиянең Идел башкаласы булган  «Нур сибүче Казан» белән тарихи бәйләнеше турында яза. Китаптагы төп фикер: гасырлар буе Нева ярларында яшәгән төрле халыклар мәдәнияте берләшүе һәм бер- берсенә үтеп керүе кызыл җеп булып сузыла.  Бу инде Петербургның үзенчәлекле, интеллектуаль- мәдәни үсеше һәм байлыгы булып тора.

Рәхим Хәлил улы Теләшевнең китабы татарларның «үзенчәлекле» милләт булуы турында түгел, ә аларның табигый рәвештә күршеләр белән тату- дус яши белүе хакында.

Китапның дөньяга килү вакыйгасы тантанасы Санкт — Петербургта һәм Казанда үтте. Анда катнашучылар китапның яхшы телдә язылуы, күп темаларны үз эченә алуы, энциклопедиядәге мәгълүмәтләргә нигезләнгәнлеге, мәрхәмәтлелеге  һәм ватанпәрвәрлелеген азсызыклады. 

«Нева буенда татарлар» китабы шәһәрдәге һәм өлкәдәге һәр гаиләдә булырга тиеш дип исәплим.

 Язманы журналист Зәрия Хәсәнова тәрҗемә итте.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости