Сайт блоклары өчен ата-аналар рубрикасы

“Ак калфак – Нева” Россия Герое Тимур Сираҗетдиновка багышланган чарасында катнашты

Санкт-Петербургның “Ак калфак – Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә Россия Герое Тимур Сираҗетдиновка багышланган тантаналы линейкада катнашты.

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Җир йөзендә тереклек уяна. Март кояшы кыш белән тиңдәшсез көрәш алып бара. Тиздән язның тәүге чәчәкләре күренәчәк. Менә шушы дөнья уянган мизгелдә кешелек Халыкара хатын - кызлар көне - 8…

Санкт-Петербургта Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге үзәк район китапханәсендә “Татар мәдәнияте көннәре” дәвам итә

Санкт-Петербург шәһәренең Василеостров районында урнашкан Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге узэк китапханәсендә “Татар мәдәнияте көннәре”н ачу тантанасы уңышлы узды.

Муса Җәлил: үлемсезлеккә хөкем ителгән

Санкт-Петербургның Татар мәдәният үзәгендә каһарман-шагыйрь, Ленинграднын сакчысы Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил: үлемсезлеккә хөкем ителгән” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Чара “Татар кунакханәсе” ндә Татарстан Республикасының Санкт – Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге планы буенча узды.