Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.
Йодрык кадәрле,
Йомры гәүдәле
Ак тәнле, Ах,тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге!
 Күлмәгеңне салып, моңсуланып,
Кайнар шулпаларга төшәсең,
Мич кызуында алсуланып,
Учак көлләрендә пешәсең.
Тукай да бит сине җырга керткән,
Бабайлар да мактап сөйләгән;
Бер як та юк сине яратмаган,
Беркем дә юк сине сөймәгән
 Мәхмүт Хөсәен сүзләре

Бу хәл моннан күп еллар элек булды.

Абыем Илгиз өйгә кайтып керде дә.

– Мәскәүдән зур кунак кайткан. Ярты сәгатьтән безгә дә керә. Берәр тәмле  әйбер әзерләгәндә яхшы булыр иде дә бит!? ,- диде. Йөзе аптырап калганлыгын күрсәтә.

Ярты сәгатьтә нәрсә әзерләп өлгәшәсең. Тавык суйдырып,  токмачлы  шулпа пешерер идең, вакыт аз. Шуңа күрә, булган мөмкинлектән генә тулысынча файдаланырга булдым.

 Бик күп итеп бәрәңге алып  кердем,  юдым, чистарттым. Бер өлешен табага кыздырырга салдым, беразын мич төбенә кабыгы белән тәгәрәттем, тагын берничәсен бөтен килеш кәстрүлдә пешерергә куйдым.

 Кунакны бәрәңге белән сыйларга  җыенганымны белгәч, абыем авыз чите  белән генә көлемсерәп куйды. Аның бөтен кыяфәте: бәрәңге, Мәскәү кунагына бәрәңге… дигән ирония белән тулы  иде.

  Менә ишектә Мәскәү кунагы да күренде. Кунак бик ягымлы, сөйкемле кеше булып чыкты. Аны хөрмәт белән зур корсаклы самавыр кайнап утырган  өстәлгә чакырдык. Табында пешкән, кыздырылган һәм мич төбенә  тәгәрәткән өч төрле бәрәңге пар чыгарып үзенә чакырып тора. Алар янына күпереп пешкән икмәк, авыл каймагы, катык, эремчек һәм куе сөтле  мәтрүшкәле, карлыган яфраклы чәй, җиләк кайнатмасы (вареньесы )да куелды.

  – Күптән мондый тәмле бәрәңге ашаганым юк иде,-дип кунак мактый -мактый сыйланды. Тәмле чәй һәм бәрәңге өчен кат-кат рәхмәт әйтте.

 Бу вакыйганы без 8 Март көннәрендә көлә-көлә искә  төшердек.

  Әмма көлке артында зур хакыйкать ята.

  Бәрәңге  – барлык халыкларның яраткан ризыгы. Ул безнең ашханәдәге иң демократик һәм универсаль ризык. Аңардан төрле аш, кайнар һәм салкын ризыклар әзерләргә, пешерергә, кыздырырга һәм бөтен килеш тәгәрәтергә, фаршларга, котлет, коймак һәм башка тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Аны икенче икмәк, диләр.  Ә бит бу яшелчәнең  кызыклы тарихы бар.

     Бәрәңгенең туган ягы Көньяк Америка. Аның кыргый төрләре әле дә очрый икән. Һиндлар бәрәңгенең җаны бар дип ышанып, хәтта аңа табынганнар.

   Б Ә Р Ә Ң Г Е Н Е   К Е М   А Ч К А Н ?

Бәрәңге турында тәүге тапкыр испанлы Педро Чеза де Леоне тасвирлап яза. Льерена шәһәрендә аңа һәйкәл куелган.

Дөньядагы иң зур бәрәңгене – 11 кг 294 гр ливанлы Халил Семхат үстергән.

    Русиядә бәрәңге тәүге тапкыр XVII гасыр азагында күренә һәм Петр Беренче исеме белән бәйләнгән. Император аны Ауропадан  (Голландиядән)  башка яңа ризыклар, көнкүреш әйберләре белән бергә алып кайта. Крәстиәннәр бәрәңгене патша боерыгы буенча чәчә башлый, әмма кадерен белмиләр һәм бәяләмиләр. Тәмсез дип уйлыйлар һәм шикләнеп карыйлар. Русиядә тәүдә бәрәңгене экзотик үсемлек дип исәпләгәннәр. Бары тик Николай I  вакытында  гына “бәрәңге революциясе” уңышка ирешә. Тәүдә ул аристократлар йортларында гына бирелгән.

  1758 елда Петербург фәннәр академиясе “Җир алмаларын үстерү турында” мәкалә бастырып чыгара. 1767 елда Я.Е. Сиверс һәм 1770 елда А.Т.Болотов та шушы темага мәкаләләр яза.

  Совет властеның тәүге елларында Коренев селекция станциясе төзелә. Арытаба ул бәрәңге хуҗалыгының Фәнни – тикшеренү институтына әйләнә. Бәрәңге хакындагы фәнне үстерүгә Ленинградтагы Бөтенсоюз үсемлекчелек институты галимнәре күп көч сала.

 XIX гасыр азагына  Русиядә 1, 5 млн гектар җиргә бәрәңге чәчелә.  XX гасыр башына бу яшелчә илебездә “икенче икмәк”кә әйләнә – төп ризыкның берсе булып исәпләнә.

Б Ә Р Ә Ң Г Е Н Е Ң     Ф А Й Д А СЫ

Бәрәңгенең йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта.

Кабыгында пешерелгән бәрәңге калийга бай. Бу тәмле яшелчәнең агуларның, шул исәптән, алкогольле агуның көчен нейтральләштерүе, эчәкләр микрофлорасын яхшыртуы билгеле.

Яшь бәрәңгедә аскорбин кислотасы күп, В витамины төркеме бар. Ул иммунитетны ныгыта.

  La Bonnotte сортлы бәрәңге иң югары бәялесе дип исәпләнә. Аны дөньяның иң  кыйммәтле һәм затлы рестораннарында гына бирәләр. Бу бәрәңге бер генә җирдә Франциянең Нуармутье утравында гына чәчелә һәм ел саен 100 тонна үстерелә. Аның бер килограммы бәясе 700 долларга кадәр җитәргә мөмкин. 

 У Ф А  Г А Л И М Н Ә Р Е   У Ң Ы Ш Ы

 Башкортостан галимнәре бәрәңгенең югары уңышлы, тәмле сортын чыгару өстендә эшли. Республиканың Аграр университеты берничә сортны иҗат итүгә 34 млн сумга 2025 елга кадәр грант алган.

Уфа галимнәренең максаты яңа сәламәт бәрәңге чыгару. Ул урындагы җирлеккә һәм климатка яраклашырга, вирусларга һәм корткычларга каршы тора алырга тиеш.

Тагын бер сорт өстендә эшлиләр. Аны галимнәр үзара “Үлемсез” дип атаган, ул колорада коңгызына бирешмәячәк, дип ышаналар, дип  хәбәр иткән иде Башкортостан телевидениесе.

Нинди генә кунак килсә дә,  безнең һәрчак табынга куярлык  сыебыз бар. Ул  икенче икмәк -бәрәңге. Бәрәңге булса, ач булмыйсың.

Язманы әзерләгәндә ачык мәгълүмат чаралары һәм фоторәсемнәре файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе  Татар журналистлары клубы рәисе.

* Кыргыз -Миякә Башкортостандагы Миякә районы үзәге.

Җавап калдыру

,
Похожие новости