Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Русия Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина кандидатурасын, өченче срокка Үзәк Банк җитәкчесе итеп билгеләү өчен, тәкъдим итте. Соңгы көннәрдә Нәбиуллинаның отставкага китүе турында имеш-мимеш хәбәрләр йөрде.  Әмма финанс аналитиклары хәбәр итүенә караганда, әлеге сүзләр ялган булып чыкты.

Владимир Путин Эльвира Нәбиуллинаның Үзәк Банк җитәкчелегендәге эшен югары бәяли, шуңа күрә аның янә бу вазифада калуын урынлы дип саный. Журналистлар белән үткән очрашуда Русия Федерациясе Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары, Русия Федерациясе Президенты матбугат – сәркәтибе Дмитрий Песков шулай дип аңлатты.

 Русиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, илнең атказанган икътисадчысы, Русия Федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина 1963 елның 29 октябрендә Уфада туа. Шәһәрнең 31нче санлы гомум белем бирү мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында икътисад белгечлеге буенча белем ала.  1986 елда университетны кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң, икътисад фәннәре белән кызыксынуы аны аспирантурага алып килә.

Эльвира Нәбиуллина Үзәк Банк җитәкчесе вазыйфасын 2013 елдан  башкара. 2017 елда Дәүләт Думасы Нәбиуллинаның вәкаләтләрен тагын 5 елга озайткан иде. Агымдагы елда биш еллык срогы 24 июньдә чыга.

Нәбиуллина  икътисад өлкәсендә 1991 елда эшли башлый. Фәнни-сәнәгать берлеге комитетында Эльвира баш белгеч вазыйфасын били. Нәбиуллина вазыйфасына икътисади реформалар өлкәсендәге мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү юллары керә.

Шушы вакыттан башлап, Эльвира Нәбиуллина карьера баскычы буенча уңышлы күтәрелә.  1992 елда ул Русия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге дирекциясенә алына. Тик бу оешмада консультант вазыйфасында Эльвира озак эшләми. Берничә айдан Русия Федерациясе Икътисад  министры урынбасары итеп билгеләнә. Ул вакытта Икътисад министры Евгений Ясин була.

Нәбиуллина сүзләренә караганда, Ясин аның остазы булган. Ул Эльвирага аппарат кысаларында, үсеш юлларын кору нигезләрен үзләштерүдә, җитәрлек белем алырга ярдәм итә.

1998 елда Эльвира Нәбиуллинага дәүләт органында карьера төзү барышын туктатырга һәм унике айга якын шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнергә туры килә.

2003 елда Эльвира Нәбиуллинаны макроикътисад өлкәсендәге иң яхшы, әйдәп баручы белгеч буларак беләләр иде инде. Тагын дүрт елдан ул Русия Икътисад һәм сәүдә министры Герман Грефны алыштыра.

Русия Икътисад һәм сәүдә министры вазыйфасында Нәбиуллина шәхси эшкуарлыкка күзәтчелек итүнең кайбер уңышсыз формаларын юкка чыгаруга ирешә алды, малтабарлык өлкәсендәге шартларны җайга салды. Ил үсеше стратегиясен планлаштыру өчен җаваплылыкны экспертлар төркеменә күчерде.

Эльвира Нәбиуллинаның карарлары ярдәмендә 2008-2009 елларда ил кризисны көчле югалтуларсыз кичерә алды. Шул ук вакытта, социаль түләүләр буенча йөкләмәләр үтәлде.

Эльвира Сәхипзадә кызы Русия Икътисад һәм сәүдә министры вазыйфасында Русия законнары үтәлешен кора башлады. Планлаштырылган эшләрнең зур өлешен тормышка ашыра алды.

Нәбиуллинаның берничә ел дәвамында уңышлы сөйләшүләр алып баруы нәтиҗәсендә Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына әгъза итеп алынды.

Русия Федерациясе Үзәк Банкы җитәкчелегендә Нәбиуллина еш кына гомум мәгълүмат чараларында даими басылып торган үзенә каршы язылган тискәре фикерләр, тәнкыйть белән очрашты. Әмма ул хаксыз ялганны лаеклы кичерә алды.

Эльвира Нәбиуллина Русия Федерациясе Үзәк Банкы рәисе вазыйфасында илнең банкларын тикшерү һәм дәүләт законнарын үтәмәгән кредит оешмаларының лицензияләрен алу буенча җентекле эш алып бара.

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе журналистлары Эльвира Нәбиуллинаның уңышлары белән даими кызыксынып торды һәм матбугатта яктыртты. Мәсәлән, Нур-Свет (1905-2010) китапчыгында “Уңган да, эшчән дә”, “И успешная, и деловая” исеме астында Эльвира Нәбиуллина хакында (авторы Зәрия Хәсәнова) эчтәлекле мәкалә бастырды. “Нур-Свет” гәҗите битләрендә дә күренекле милләттәшебез хакында даими язмалар бирелде. Хәзер дә Санкт-Петербург Татар порталы журналистлары күренекле милләттәшебез Эльвира Нәбиуллинаның эшчәнлеге белән кызыксына һәм уңышларына сөенә. Piter tatar порталы командасы (баш мохәррире Равил Закиров) Эльвира Сахипзадә кызына алдагы хезмәтендә уңышлар һәм шәхси тормышында бәхет һәм сәламәтлек тели.

 Эльвира Нәбиуллина хатын-кызның яхшы җитәкче, оста оештыручы була алуын һәм ил кризис кичергән вакытта иң катлаулы мәсьәләләрне уңышлы хәл итә белүен раслады.

Мәкаләне язганда интернеттагы ачык матбугат чыганаклары һәм фоторәсемнәре файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости