Хөрмәтле татар интернетчылары!!! XIV Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре – 2023” IT-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый!

Гаризалар 16 нчы октябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 20 нче ноябрьдан 26 нчы ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.

Игътибар! “Белем җәүһәрләре – 2023” IT-бәйгесендә кайбер үзгәрешләр һәм яңалыклар бар:

  1. Яңа номинация өстәлде. «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты» номинациясендә Татарстан Республикасы электрон мәгарифе (Электронное образование Республики Татарстан) (https://edu.tatar.ru) платформасында Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә тигез дәрәҗәдә файдалы һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылып барган сайтлары белән республиканың белем бирү учреждениеләре катнаша ала.
  2. Бәйгенең оештыручы-партнерлары исемлегенә К(П)ФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының Мәгълүмати системалар кафедрасы кертелде. Кафедра хезмәткәрләре шулай ук бәйгедә катнашучы интернет-проектларны бәяләүдә катнашачаклар.
  3. «Халык күңелен яулаган интернет-проект» номинациясе булдырылды. Әлеге исемгә барлык катнашучылар арасында  иң күп тавыш җыйган интернет-проект лаек була.
  4. Бәйгедә катнашу – түләүле (1000 сум). 16 яшькә кадәр катнашучы балалар һәм яшүсмерләр өчен 50% ташлама каралган.

Номинацияләр:

  • «Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект». Әлеге номинациядә мәгариф, фән, милли тәрбия темаларына багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  • «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты». Әлеге номинациядә Татарстан Республикасы электрон мәгарифе (Электронное образование Республики Татарстан) (https://edu.tatar.ru) платформасында Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә тигез дәрәҗәдә файдалы һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылып барган сайтлары белән республиканың белем бирү учреждениеләре катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен гариза учреждение исеменнән аның җитәкчелеге тарафыннан тапшырыла.
  • «Мәдәният, туризм, милләт һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, туризмга, Татарстан Республикасы табигатенә багышланган, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклаучы татар оешмалары/берләшмәләр/шәхесләр булдырган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  • «Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  • «ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә». Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә язылучылары саны 1000 кешедән күбрәк булган файдалы һәм популяр татарча төркемнәр/берләшмәләрнең авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  • «Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал». Әлеге номинациядә Youtube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган видеоблог/видеоканал авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  • «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис яисә мобиль кушымта». Әлеге номинациядә татар телендә эшләнгән яисә татар теленә өйрәтә торган файдалы һәм популяр мобиль кушымта, мобиль сервис/скрипт яисә чат-ботларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
  • «Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче». Әлеге номинациядә Википедиянең татарча бүлеге үсешенә өлеш кертүчеләр катнаша ала.

(!) Гаризалар 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Яңартылган нигезләмә белән https://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча танышырга мөмкин.

ТУЛЫРАК (рәсми сайт): https://konkurs.belem.ru

КАТНАШЫРГА / ГАРИЗА ТАПШЫРЫРГА: https://forms.yandex.ru/cloud/652ce5cb43f74f2960fd1588/

Чыганак: https://tat-i.net/tt/belem-jauharlare-2023

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости