И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Яраткан, сагынып көткән бәйрәм килде. Туган тел белән очрашабыз.
Энҗе бөртегедәй Җир шарының бөтен төбәкләренә сибелгән милләттәшләр кулларына каләм алып рухи башкалабыз Казаннан яңгыраган Һәрберебезгә таныш булган сүзләрне кәгазьгә тезә.
Кәгазьгә тезелгән җылы, якын һәм кадерле сүзләр күңелдәге изге хатирәләрне яңарта, киләчәккә өмет уята. Үзеңне бөтен галәмгә таралган халкыңның бер кирәкле шәхесе итеп тоясың.
Туган телдә диктант язганда башлар югары күтәрелә, күңелләр ачыла, баш мие тиз – тиз эшли сүзнең дөрес язылышын эзли. Сынатасы килми, сиздерми генә күршеңнең кәгазенә дә күз салып аласың.
Санкт – Петербургтагы милләттәшләр өчен татарча диктант язган көн аерым дулкынландыргыч мәл. Чын мәгънәсендә бәйрәм. Җыелышып диктант язган татар мәдәни үзәкләрендә өстәлләргә милли ризыклар куела, күңелле җырлап чәй кайный. Әлбиттә, диктант язганнан соң, чәшкеләргә чәй коела.
Милли рухи бәйрәм дәвамы гаиләләргә күчә. Гаилә табынын махсус пешерелгән бәлеш, өчпочмак – коймаклар бизи. Гаилә туган телдә диктант язганда алган тәэсирләре белән уртаклаша.
Тәүге татар телендәге “Нур” гәзите нәшер ителгән төньяк башкалада туган телдәге һәр сүзнең кадерен беләләр һәм горурланалар.
Татарча диктант язу чарасын югары оешканлыкта үткәрү өчен Татарстан Республикасының Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин), Питер Татар порталы (баш мохәррире Равил Закиров), “Файда” Татар мәдәни җәмгыяте (рәисе Айрат Маннанов) һәм башка милли – мәдәни оешмалар вәкилләре күп көч сала.
Шунысы да мөһим: татарча диктант язу чарасында мәктәп яшендәге балалар да, яшьләр дә, хезмәт ветераннары да, пенсионерлар да катнаша.
Татарча диктант язганда, мин үзем туып – үскән Башкортостанның Миякә районын күз алдына китерәм. Ул гүзәл якның Дим һәм Өршәк елгалары искә төшә. Хәер, онытылып торганы юк бит аларның.
Гадел Кутуйның Бөек Ватан сугышы барышында язган тарихи нәсерен хәтерлисездер. Сагындым,бик сагындым сине туган ягым дип яза ул. Дим елгасын искә ала.
Татарча диктант язганда, Уфа шәһәре дә күз алдына килә. Күренекле композитор Сара Садыйкова безнең янга Казан дәүләт университеты студентлары яшәгән тулай торакка еш килә иде. Казанның Красная Позиция урамындагы ул тулай торак күпме җыр – моңны дөньяга тудырган талантлы татар кызы эзләрен хәзер дә саклыйдыр. Хәер, Казан үзе дә милли моңнардан ташып тора ич.
Әнә шул очрашуларда Сара ханым Садыйкова еш кына Уфаны искә алды. Уфада бит сандугачлар сайрый, ди иде талантлы композитор. Ул Башкортостанның күренекле шагыйре Шәриф Биккол белән бик дус иде. Аларның бергә иҗат иткән берничә әсәре дә бар. Шулар арасында “Уфа каласы ни өчен матур” , “Менәсе иде Урал тауларына” җырлары һәм башкалар.
Менә шундый изге һәм якты хатирәләрне искә төшерә бөтен җир шарындагы милләттәшләр беркөнне бергә язган татарча диктант.
Зәрия Хәсәнова,
Питер Татар порталы мохтәрияте әгъзасы.