14 майда Санкт- Петербургның Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәгендә «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» дип аталган китап тәкъдим ителде. Чарада китап авторы яшь галим, этнолог, лингвист, Казан фәнни үзәге «Күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология» лабораториясе фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов үзе дә катнашты.

Максим Кузнецов – Санкт-Петербургта  яшәүче тел белгече, тәрҗемәче һәм этнолог. Ул рус телле аудитория өчен татар телен өйрәнү методикасын булдырган. Автор чара кунакларына китап бастыру тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Максим Кузнецовка әлеге китапны бастыру идеясе 2016 елда Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәгендә татар теленә өйрәнү курсларына йөргәндә туа. Китапны бастыру эшендә аңа Казан фәнни үзәгенең гуманитар лабораториясе мөдире Алексей Андреевич Арзамазов булышлык итә. Шул рәвешле басма  2022 ел ахырында дөнья күрә. 

Үзөйрәткеч – татар телен өйрәнергә теләүчеләргә, рус телле укучылар белән эшләүче татар теле укытучыларына кулай басма. 12 дәрестән торган басмада татар теленең мөһим категорияләре, аның грамматикасының нигезе аңлатыла. Темаларның махсус рәвештә төзелгән тәртибе материалны нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм итә. 

Әлеге китапны бастыру идеясе авторга 2016 елда Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәгендә татар теленә өйрәнү курсларына йөргәндә туа. Китапны бастыру эшендә аңа Казан фәнни үзәгенең гуманитар лабораториясе мөдире научного центра Алексей Андреевич Арзамазов булышлык итә. Шул рәвешле басма  2022 ел ахырында дөнья күрде. 

Китапны тәкъдим итүдә  татар теле курсларына йөрүчеләр,  Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм  Ленинград өлкәсе Даими вәкиллегеннән консультант Шамил Шәяхмәтов, авторның туганнары, дуслары катнашты. Чарага музыкаль, Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көн уңаеннан оештырылган Халыкара шигырь укучылар конкурсы призерлары  чыгышлары үзенчәлек өстәде.

Китапның бер өлеше чара кунакларына таратылды, бер өлеше мәдәни-мәгариф үзәгенә бирелде. Китапны Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нәшер иткән.

Каюм Насыйри Институты методисты
Фирая  Рәшитова

Казан фәнни үзәк хезмәткәре, 
китап авторы Максим Кузнецов.

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости