Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсенең Даими вәкиллегендә легендар татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә татар ашлары фестивален үткәрү турында киңәшмә узды. Фестивальнең максаты аның “Сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү өчен көндәлек һәм бәйрәм татар аш-суының һәркемгә дә ачык булуы” концепциясен чагылдыра. Массакүләм мәгълүмат чараларының мәгълүмат кыры пресс-релизлар, татар ризыкларының фотосурәтләре, “Татар йортында кунакларны кабул итү”видео роликлары, традицион милли ризыкларның фотосурәтләре һәм рецептлары белән тулыландырылачак. Фестиваль бу ризыкларны Петербург рәссамнары күзлегеннән күрү өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк. Петербург рестораннары кулинарлары Татар бәйрәм Губадья бəлeшен тәкъдим итәчәк. Танылган профессиональ җырчылар, музыкантлар музыкаль киңлекне тутырачаклар. Кунакларны “татарча өстәл” гә чакырачаклар. Татар мәҗлесе Патшабикәсе Губадьяны тантаналы рәвештә чыгару планлаштырыла. Аннары милли пешерүнең визит карточкасы затлы Чак-чак барлыкка киләчәк.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин киңәшмәне ачты һәм җыелганнарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча фестивальнең концепциясе һәм оештырылуы, аның рекламалары, программаның төп юнәлешләре турында фикер алыштылар, шулай ук алга таба эш итү планын билгеләделәр. Киңәшмә фестивальнең төп оештыручылары “Арт пространство Нашествие”, “Ак калфак Нева” инициативасы белән
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Вəкиллеге ярдəмендə узды. Анда Санкт-Петербургның татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, “Ак калфак Нева” әгъзалары, “Шатлык” татар җыры коллективы, татар милли-мәдәни автономиясе, танылган меценатлар һәм иҗат эшлеклеләре катнашты.

Фирая Рашитова

“Ак калфак-Нева”

Җавап калдыру

, , , , , ,
Похожие новости