Санкт-Петербургта татар милли ашлары фестивален уздыруны оештыру буенча киңәшмә узды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсенең Даими вәкиллегендә легендар татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә татар ашлары фестивален үткәрү турында киңәшмә узды. Фестивальнең максаты аның “Сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү өчен көндәлек һәм бәйрәм татар аш-суының һәркемгә дә ачык булуы” концепциясен чагылдыра.