…Энҗе карлар уйный-уйный төньяк башкаланы сафлыкка төрә. Көн сайлап алган кебек матур, аны ак май итеп икмәккә ягасы килә. Җылы һәм рәхәт.

Әлеге җылылык һәм рәхәтлек табигать тудырган илаһи гүзәллеккә генә бәйләнмәгән булса кирәк.

Соңгы көннәрдә кәефләрне күтәрерлек берничә вакыйга булып узды. Вакыйгалар, әлбиттә, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр тормышы белән бәйләнгән.

Ишек кагып өйләребезгә Яңа ел керде. Ул Юлбарыс сабырлыгы, ышанычлылыгы, матурлыгы һәм кыюлыгы белән түргә узды.

Туган елга күңелебездә өмет тудырып Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин калада һәм өлкәдә яшәгән милләттәшләрне Даими вәкиллек һәм шәхсән үз исеменнән ихлас тәбрикләде:

“…2022 ел чагу идеяләр, күптән көткән үзгәрешләр һәм истә калырлык вакыйгалар чоры булсын. Сезнең һәр туган көнегезнең яхшырак, яктырак, билгелерәк һәм уңышлырак булуын телим. Сезне намуслы, фидакарь кешеләр уратсын, барлык идеяләрегез һәм планнарыгыз тормышка ашсын!

Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга корычтай сәламәтлек, рухи тынычлык, гаилә иминлеге һәм Яңа елда бәхет телим!…”

Ихтирам белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Накыйф улы Вәлиуллин”, диелә әлеге тәбрикләүдә.

Петербург татарлары piter.tatar порталы (баш мохәррире Равил Закиров) һәм төньяк башкалада яшәүче барлык милләттәшләр исеменнән Ренат әфәндегә олы рәхмәтебезне җиткерергә җөрьәт итәм. Аның үзенә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм күз алдында тоткан планнарының тормышка ашуын телим.

Яңа ел ишек какканда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге төньяк башкалада яшәп иҗат итүче татар журналистлары, шул исәптән мәгълүмати piter.tatar интернет-порталы командасы һәм шәһәр блогерлары белән очрашу оештырды.

Кунакларның һәркайсы ел буена фидакарь хезмәт итте. Шунлыктан исем-фамилияларын атау да язык булмас. Менә алар (фотода сулдан уңга) Таһир Вәлиуллин, Катифа Гайнетдинова, Рәхимҗан Теләшев, Фәридә Гренда, Ренат Вәлиуллин (даими вәкил), Линара Николашкина, Фирая Рәшитова һәм Дамир Сабиров (даими вәкил урынбасары).

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы 2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге башлангычы белән эшли башлады. 

Шул ук елның 31 октябрендә “Питер Татар” порталы баш мөхәррире Равил Закиров инициативасы белән шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен җыйган түгәрәк өстәл форматында Санкт-Петербург татар медиафорумы узды.

Хәзер инде ул интернет җирлегендә шактый киң мәйдан били һәм аның белән кызыксынучылар саны артканнан-арта.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге “Питер Татар” порталы белән берлектә берничә әһәмиятле мәгълүмати – милли чара уздырды. Чараларда төньяк башкалада гына түгел, Русия күләмендә һәм чит илләрдә яшәгән татар журналистлары да катнашты.

Татарстанның төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге Санкт-Петербург рәссамнары белән тыгыз бәйләнештә яши. Журналистлардан соң Даими вәкиллеккә кунакка рәссамнәр чакырылды.

Казаннан Татарстан Республикасы Рәссамнәр берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев килгән иде. Альберт Хаҗинур улы белән очрашуда даими вәкил Ренат Вәлиуллин һәм Санкт-Петербург шәһәре Татар милли – мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев катнашты. Альберт Шиабиев Петербург рәссамы Роберт Мифның Даими вәкиллектә куелган күргәзмәсе эшләре белән танышты.

Яклар алда торган Санкт-Петербургта, Ленинград өлкәсендә һәм Татарстанда һәм башка төбәкләрдә үтәчәк шәхси күргәзмәләр, пленэрлар, конкурслар хакында фикер алышты. Бергә үтәчәк милли – мәдәни чаралар һәм проектлар хакында да киңәшләштеләр.

Татарстан Республикасының Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршында татар иҗади эшлеклеләре: кырыклап музыкант, артист, рәссам һәм язучы кергән берлек  эшли. 

Даими вәкиллек тарафыннан әлеге берлек әгъзаларына иҗат итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Ике арада фәһемле очрашулар әледән – әле үтеп тора. 

Очрашу барышында журналистлар, блогерлар һәм рәссамнәр  рәхмәт хатлары, бүләкләр алды һәм чәкчәк белән чәй эчте. Ә бүләкләр бәяләп беткесез кадерле китаплар: “Татар дөньясы” һәм “Татар милли ашлары”. Ике телдә һәм төсле рәсемле. Карап һәм укып туйгысыз.

Даими вәкиллекнең ишеген һәркем якты уй-өметләр белән ача. Чәй янында эчкерсез әңгәмәләр алып барыла. Телләр  ачыла, тормышка ашасы планнар уртага салына. Биредә яхшы фикерләр туа. Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы да биредә дөньяга килде.

Очрашуның чәй өстәле янында дәвам итүе безнең халыкның кунакчыллыгын күрсәтә. Чәй янында ана телендә әңгәмәләшә – әңгәмәләшә сыйланганда яңа фикерләр туа.

Чәй өстәле янында үзеңне бөтенләй башка дөньяда кебек хис итәсең.

Чәй эчү – көндәлек тормышыбызның алыштыргысыз күренеше, вакытны үткәрү һәм аралашу өчен иң яраткан алымнарның берсе.

Уртак чәй өстәле – ике  арадагы ышанычны һәм дуслыкны саклый, милләтпәрварлык җепләрен ныгыта. Милли ризыгыбыз – чәкчәк күңел күтәренкелеге, иминлек һәм бәхетле булу хисләре тудыра

Яңа елны каршылаган мизгелләрдә милләтәшләрне янә бер дулкынландыргыч бүләк көтә иде. Узып барган елның соңгы 31 декабрь көнендә нәкъ сәгать дүрттә Петербургтан милләттәшләргә бүләк онлайн-концерт башланды. Программа халык һәм атказанган артистлар, иҗади коллективлар чыгышыннан төзелгән иде. Җыр-бүләкне җиткерүдә Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Татарстан һәм Башкортостан, Чувашия һәм Крым, Казахстан һәм Новокузнецк, Франция һәм башка чит илләрдән сәнгать осталары катнашты.

Әлеге онлайн-концерт “Питер Татар” YouTube-каналында туры эфирда күрсәтелде. Барыбызны да җыр дулкыннарында тибрәтә-тибрәтә энҗе карлар аша өмет вәгъдә иткән Юлбарыс елына алып китте.

Зәрия Хәсәнова, журналист

Санкт-Петербург шәһәре

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости