Шамил Абдулла улы Алюшев Санкт-Петербургта танылган шәхесләрнең берсе. Бүген ул үзенең  75 яшьлек күркәм юбилеен билгели һәм ихлас күңелдән котлаулар  кабул итә.

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе милли хәрәкәтенең күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Алюшев 1986 елдан башлап татар иҗтимагый тормышында актив катнаша. 

Шамил Абдулла улы Төбәкара мәдәни – мәгърифәти “Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыяте”нә нигез салучыларның берсе, зур иҗтимагый эш алып барды һәм бара, даими хәйриялек белән шөгыльләнде һәм шөгыльләнә.

Ул Ленинград өлкәсе Выборг районында “Ансар” татар җәмгыятен оештырды.

Хәзерге вакытта Шамил әфәнде ” Санкт – Петербург Татар милли – мәдәни мохтәрияте” әгъзасы һәм рәисе урынбасары.

Берничә тапкыр Бөтендөнья Татар Конгрессы съездына делегат итеп күрсәтелде. Федераль Татар милли- мәдәни мохтәриятен оештыруда ревизион комиссия әгъзасы булды.  Казанда даими оештырылучы татар эшкуарлары форумында даими катнаша.

Шамил Алюшев Волков зыяратының мөселман өлешенә мемориаль комплекс куюда, Санкт- Петербург дәүләт университеты бакчасында  мәгърифәтче һәм “Нур” гәзитенең беренче баш мохәррире Атаулла Баязитовка бюст” урнаштыруда башлап йөрүче һәм матди ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе булды. Шулай ук,  Санкт- Петербург Җәмигъ мәчетен төзекләндергән чорда да матди ярдәм күрсәтте.

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өлкәсе Выборг районы Малиновка бистәсендәге фин хәрби  лагеры “Тиенхаара”да  һәлак булган  әсирләр (2012 ел) истәлегенә мәрмәр плитә куюда да башлап йөри.

2015 елда Шамил Алюшев Бөек Ватан сугышы барышында Ленинградны яклап һәлак булган татарстанлылар көрәшкән урыннан туфракны гильзаларга салып Казандагы Бөек Ватан сугышы музеена җибәрүне оештыра.

Шамил Абдулла улы Санкт- Петербургта галим – этнограф Лев Гумилев һәм шагыйрь – герой Муса Җәлилгә Тоснода  һәйкәл ачуда да матди ярдәм күрсәтә.

2015 елда Татарстанда бөек драматург Туфан Миңнуллин һәйкәленең аритектура проекты авторы була.

Төньяк башкала татарлары тарихына багышланган, авторлары Рәхимҗан Теләшев, Теодор Шумовский, Альмира Таһирҗанова  һәм Фәридә Нәҗмиева булган китапларны басуда да матди ярдәм күрсәтә.  

Хөрмәтле аксакалыбыз шәһәрнең эшлекле, мәдәни һәм җәмгыять даирәсендә абруй яулаган шәхес.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Шамил Абдулла улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Хөрмәтле Шамил Абдулла улы Алюшевны “Питер Татар” порталы (баш мохәррире Равил Закиров) ихлас күңелдән матур юбилее белән котлый.

Милләттәшебезгә  корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын бәхетле гомер тели.

Язманы журналист Зәрия Хәсәнова әзерләде.

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости