Фирая Рәшитова һәм Максим Кузнецов Насыйри укуларында катнаштылар

27 февральдә Казан шәһәре Вахитов районы Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбендә III Халыкара фәнни-гамәли «Насыйри укулары» конференциясе булып узды.

Телчеләр Максим Кузнецовның татар теле үзөйрәткечен арттырып бастырырга үтенделәр

28 февральдә Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан
Республикасының даими вәкиллегендә ТР даими вәкиле Ринат Вәлиуллин һәм аның
урынбасары Дамир Сабиров Санкт-Петербуртагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм
мәдәният үзәге методисты, татар теле укытучысы Фирая Рәшитова һәм аның кусларына
йөрүче телчеләр Артём Кураев һәм Алла Панова белән очрашу булып узды.

Җәлил буенча викторинада Диләрә Йосыпова җиңде

18 февральдә, Муса Җәлил туган көне уңаеннан, «Питер.Татар» порталы «Җәлил-квиз» исемле викторинасын үткәрде.

Уяталар татар күңелләрен…

Татар телен, татар мәдәниятен саклау, милләттәшләрне барлау эшенә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр бар. Андыйлар бу игелекле эшне кемнеңдер әмере белән түгел, күңел кушуы, кан тарту сәбәпле башкара.

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты татар теле курслары эше белән танышты

14 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургка эш сәфәре вакытында Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институтының мәгариф һәм мәдәният үзәгенең эше белән танышты.

Блокада икмәге төшләргә кергәндә

Моннан 80 ел элек Ленинградны урап алган утлы боҗра өзелде. 27 гыйнвар – Ленинградны камалыштан тулысынча азат итү көне. Бу вакыйга, һичшиксез, безнең илнең һәм һәрберебезнең язмышында аерым урын алды.

29 гыйнварда Ленинград өлкәсе Дуслык йортында конференция булып узды

29 гыйнварда Ленинград өлкәсе Дуслык йортында М. Я. Бармич төньяк белгече истәлегенә багышланган «Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төп кече халыклары туган телләре, фольклоры, әдәбияты һәм традицион мәдәнияты глобализация шартларында хәрәкәт итүе» IV конференция булып узды.