Элеккеге Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин башка вазифага күчте.

Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан даими вәкиле булып 2015 нче елдан бирле хезмәт итә иде. 2024 нче елның февраль аенда ул Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы исполкомы җитәкчесе булып билгеләнде, шуңа бәйле рәвештә Казанга кайтты.

Татарстан Республикасы даими вәкиле булып эшләгән елларда ул бик күп яхшы һәм файдалы эшләр башкарды. Туган республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе белән, шулай ук башка Россия Төньяк-Көнбатышы регионнары белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрен үстерә иде, Петербургта һәм өлкәсендә эш итүче татар иҗтимагый оешмаларына булышлык күрсәтә иде, һәр ел булып уза торган Энколово Сабантуен оештыруда катнаша иде, Петербургтагы татар теле курсларына да ярдәм итә торган иде ул. Аның катнашуында Чайковский урамындагы Татар милли-мәдәни автономиясе мәдәни үзәге дә, хәзер анда урнашкан Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге дә ачылдылар. Беренче елларда Петербургтагы Каюм Насыйри үзәге нәкъ Татарстан даими вәкиллегендә эшли иде. «Питер.Татар» порталы да Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасы даими вәкиле булган вакытта килеп чыкты, бу эштә дә ул бик булышты.

Ренат Вәлиуллин 1972 нче елда Татарстан АССР Арча районы Урта Сәрдә авылында туган. 1994 нче елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Телче, татар теле, әдәбият, тарих укытучысы» белгечлеге буенчы тәмамлаган (2004 нче елда исә Сарытаудагы Столыпин исемендәге Дәүләт хезмәте академиясен дә читтән торып тәмамлаган). Аннары Татарстанда төрле фәнни һәм дәүләти вазифаларда хезмәт иткән:

1996―1998 елларда ― Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих укытучысы;

1998―2001 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Тарих институты гыйльми хезмәткәре;

2001―2002 елларда ― Питрәч районы администрациясендә гомуми бүлек мөдире;

2002―2004 елларда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Россия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшли торган бүлек мөдире;

2004―2005 елларда ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге әйдәүче референты;

2005―2007 елларда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары;

2007―2008 елларда ― Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре советы рәисе;

2008―2011 елларда ― Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе;

2011 елда ― Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарының ярдәмчесе;

2012 елда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;

2015―2024 елларда – Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле.

Югары әйтелгәнчә, 2024 нче елда Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы исполкомы җитәкчесе булып эшли башлады. 20 нче февральдә бу оешманың җыелышында аның рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин аның белән оешма әгъзаларына таныштырды.

«Үземнең эшем вакытында мин конфессияара һәм милләтара хезмәттәшлек сораулары белән еш кына шөгыльләнә идем. Без мариларга, башкортларга, чувашларга, Чечня һәм Ингушетия вәкилләренә ярдәм иттек. Шул өлкәдә минем тәҗрибәм бар», – диде Ренат Вәлиуллин «Бизнес-Онлайн» интернет-басмасы буенча.

Ренат Вәлиуллин – берничә фәнни мәкалә һәм монография, шул исәптә 2016 елда «Хузур» нәшриятында бастырылган «Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланылган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр (XIX йөз азагы – XX йөз башы)» авторы, филология фәннәре кандидаты. Ул өйләнгән, ике улы бар. Русча, татарча, төрекчә, гарәпчә иркен сөйләшә.

Петербургта бар ясаган эшләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә, Ренат Нәкыйф улы, һәм яңа вазифагызда уңышлар телибез!

Максим Кузнецов,
Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ
һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости