3 мартта Чайковский урамы, 24 адресында урнашкан Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендә чираттагы татар теле курслары дәресе булып узды. Аны үзәк методисты Фирая Рәшитова һәм аның булышчысы, Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясе фәнни хезмәткәре, «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы авторы Максим Кузнецов үткәрделәр.

Курсларга тагын да татар телен өйрәнергә яңа теләүчеләр дә, аларга озак вакыт дәвамында йөрүчеләр дә килделәр, барлыгы ундүрт кеше. Укучылар бу курсларга гаиләләре әгъзалары белән йөриләр. Петербург өчен бу бик яхшы!

Фирая Илгизәр кызы К. С. Фәтхуллова, А. Ш. Юсупова, Э. Н. Денмөхәммәтованың «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Рус телендә сөйләшүчеләр өчен татар теле дәреслеге. Башлангыч дәрәҗә» китабы буенча «Йорт. Фатир» темасын аңлатырга дәвам итте, укучылардан диалоглар төзетте. Аннан соң Максим үз китабы буенча татар фигыле нигезен аның инфинитивы буенча ничек табасын аңлатырга дәвам итте. Бу тема бик мөһим, чөнки ансыз фигыльнең бер формасын да дөрес төзеп булмый.

Бар теләүчеләрне дә киләсе дәрескә чакырабыз!

Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербург мәгариф — мәдәни үзәге

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости