Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Аның максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту.

«Казанда һәм Татарстанда яшәүче һәркемгә туган телендә сөйләшә, җырлый, гореф-гадәтләрне саклап, балалар тәрбияли алу мөмкинлеген бирү безнең мультимәдәни шәһәребез өчен бик мөһим»

Илсур Метшин, Казан Мэры.

Туган телләр елы кысаларында Казанда туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 80-ләп мәдәни һәм белем бирү чарасы уздыру планлаштырыла. Алар арасында концертлар, конкурслар, фестивальләр, экскурсияләр, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дуслык һәм татулык дәресләре һәм башкалар бар.

Санкт — Петербургта Татарстанда игълан ителгән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында «Сабантуй» дип исемләнгән онлайн — концерт үтте.

Музыкаль чараны piter.tatar Порталы шеф-мохәррире Равил Закиров һәм Петербург «Ак калфак — Нева» хатын- кызлар оешмасы рәисе Фирая Рәшитова Татарстанның төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) ярдәмендә оештырды.

Мин онлайн — концертта яңгыраган җырларны һәм аларны башкаручыларны санап чыгарга җыенмыйм.  Бу хакта концертны караган һәм тыңлаган һәркем белә. Ә менә кайбер шушы чыгышларны караган тамашачылар фикеренә тукталып китәсем килә. Сорау бөтен кешегә дә бер иде.

— Халкыбыз җырларының көче нәрсәдә? Ни сәбәптән аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә?

Резеда Азаматова, матбугат вәкиле:

— Халкыбыз җыр — моңнарының күңелләргә үтеп керүе һәм чиксез тәэсирләндерүе, минемчә, һәр җырда диярлек безнең тормыш чагылуда. Туган тел булсынмы ул, Ватанга, гаиләгә карата мәхәббәтме, яндырган — көйдергән сөюме яки борчылырга мәҗбүр иткән минутлармы. Тарихта эз калдырган ил белән бәйле һәр вакыйга да безнең мәдәнияттә, димәк җыр — моңда чагылыш таба. Шуңа җырларыбыз якын һәм кадерле, шуңа күңелләрне байкый.

Чәчәк Әһлетдинова, гарәп теле белгече: Җырларыбызда мин бердәнбер югары көчкә инану һәм ышану тоям. Әлеге ышану һәм инану алга илтә. Безнең җырлар өмет тудыра. Шунлыктан аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Иртәгәсе көнгә ышанып яшисең.

Айдар Зарипов, төзүче: Минем мисалга халкыбызның «Ай былбылым» җырына гына тукталып китәсем килә. Сандугач белән былбыл сайравын кушып, җыр олы сөю турында сөйли. Күпме еллар бит инде әлеге җыр тузмый һәм искерми. Өлкән буын да, яшьләр дә аны яратып тыңлый. Минем машинада бу җырны Ренат Ибраһимов башкара. Нинди тавыш! Нинди моң!

Әнә шул халык моңын гасырдан гасырга күчергәнгә дә җырларыбыз югалмый, онытылмый һәм үлми.

 Әлфия Латыйпова, студент: Безнең җырлар бит алар дәрт һәм көч бирә. Хәтта имтиханнарга әзерләнгәндә генә дә үз алдыңа яраткан җырыңны көйләсәң, уку яхшырак үзләштерелә. Кайбер җырны аерым фәнгә бәйләсәң, ул истә ныграк кала. Сынаганым бар.  Татар халык җырлары телне онытмаска ярдәм итә. Бүгенге көндә бу бик мөһим.

Зөлфия Альбертова, студент: Минем фикеремчә, җыр һәм рәсем сәнгате бергә үрелеп бара. Халкыбыз җырлары тарих эзләре буйлап борылып — сарылып төрле каршылыкларны кичеп моң үрләрен яулый. Рәсем сәнгатендә дә шулай: каләм — буяулар кәгазьгә тарихи вакыйгаларны төшерә. Бер язган картина икенчесен кабатламый. 

Мин рәсем төшерергә яратам. Үз алдыма гына көйләп һәм җырлап буяуларны барлыйм. Рәхәтлек һәм ләззәт кичерәм.

 Әлеге зур булмаган әңгәмәләрдән чыгып шуны әйтергә мөмкин: җырларыбыз ана телендә яңгыраганга, туган җир һәм туган авыл белән бәйле булганга, яшәешебезне тулырак һәм чагурак, баерак һәм мәгънәлерәк иткәнгә, бүгенге көнгә һәм иртәгәсенә ышаныч һәм өмет тудырганга, тагын тел белән әйтеп булмый торган күңелнең иң нечкә кылларын чирткәнгә дә безнең тормышта әһәмиятле урын били.

 Сүземне йомгаклап, тагын бер тапкыр «Сабантуй» онлайн — концертын оештыручыларга зур рәхмәт белдерәсе килә. Һичшиксез piter.tatar Порталы (баш мохәррире Равил Закиров) әледән — әле тамашачыларга тәкъдим иткән музыкаль чара:  онлайн — концертлар редакциянең зур булмаган яшь тарихында лаеклы урынын биләп бара.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости