Узган атнаның төп темасы, әлбиттә, XXIV Петербург Халыкара Икътисадый форумы булды. Шимбә көн, 5 июньдә ККҮ «Экспофорум»да ПХИФ — 2021 соңгы көн эшләде.

Бу хакта радио һәм телевидениедә, интернет челтәрендә һәм вакытлы матбугатта хәбәр күп булды.

Үз чиратымда, әлеге форумда миңа кызыклы тоелган кайбер факт һәм вакыйгаларга тукталырга булдым.

XXIV Петербург Халыкара Икътисадый форумы төньяк башкалада  2021 елның 2 июненнән 5 июньгә кадәр дәвам итте. Форум пандемия башланганнан соң үткәрелгән беренче (күзгә — күз карашып) халыкара олы чара. Ул үзенә чиксез күп: 140 илдән 13 мең кешене җыйды.  

800гә якын очрашуда 3,86 триллион (халыкка чыгарырга ярамаганлыгын исәпкә алмыйча) сумлык килешү төзелде.

Форумда РФ президенты Владимир Путин һәм башка илләрнең биш җитәкчесе чыгыш ясады.

Форум мәйданында  45 илдән, Русияне исәпләмичә, 1 меңнән артык  журналист эшләде.

500дән артык кеше (зарарланган) «уңай»  нәтиҗә бирде. Алар ПХИФ— 2021дә катнашудан читләштерелде.

Татарстан белән Кытай оешмалары кызыксынды.

 Мәдәни программа үз эченә 30дан артык массакүләм — мәдәни һәм спорт чараларын алды.

Сарай мәйданы каршындагы концерт  20 меңнән артык тамашачыны җыйды.

 «Росконгресс» фонды оештырган ПХИФ- 2021нең темасы: «Без яңадан бергә». » Яңа чынбарлык икътисады «.

ПХИФ 1997 елдан, ә 2006 елдан башлап Русия президенты ярдәмендә һәм җитәкчелегендә оештырыла.  

Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко:  коллектив иммунитет булдыру өчен халыкның 60 проценты вакцина эшләтергә тиеш.

Катнашучылар саны арту сәбәпле Конгресс- Күргәзмә Үзәге комплексы «Экспофорум»ның мәйданын киңәйтәчәкләр. ККҮ «Экспофорум«ның 2нче чираты  төзеләчәк.  

 Доллар сау бул (!?)  Финанс министры Антон Силуанов:  Минфин  доллардан баш тартачак. «Американец«ны Русия башкача инвестицияләмәячәк –  евро, юань, иен, фунт стерлинг һәм алтын (ул  долларны алыштырачак) белән эшләячәк, дип белдерде.

 Силуанов фикеренә караганда, безне акча очсызлану, социаль түләүләр һәм эш хаклары көтә.

Русия Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина: Русиядә инфляциянең үсүе тотрыклана. Аның үсүенә дөньякүләм бәяләр үсү һәм  курсның йомшаруы сәбәпче, дип билгеләде. Инфляциянең которуы икътисадка комачаулый. Безгә икътисадның үсүе һәм инфляциянең тотрыклы булуы мөһим» — дип ассызыклады  Эльвира Сәхипзадә кызы.

Һичшиксез форумны оештыручылар яңа чынбарлык шартларында   хәвефсезлек чараларына  зур игътибар биргән иде. Бары тик маскада гына керергә. Һәр урында: маска, перчатка һәм  антисептик алырга мөмкин.

Петербургтагы Русия  Этнографик  музее ПХИФ — 2021гә куелган   Катар сәнгате һәм мирасы экспозицияләреннән күргәзмә оештырды.  Музейның ике катындагы Мәрмәр залга куелган күргәзмә аның белән танышучыларны әлеге ил мохитенә алып керә.

Шәех Фейсал бин Кассыйм Әль Тани билгеле коллекционер һәм филантроп күргәзмәсен тәкъдим итә.

Аерым стенд энҗе эзләп табуның гадәти ысуллары белән таныштыра.

Күргәзмәне 22 августка кадәр карарга һәм лекцияләр тыңларга мөмкин.

Петербург Халыкара Икътисадый Форумы язмаларына һәм чыгышларга әлеге чарада катнашучы Русия һәм Санкт — Петербург Журналистлар берлеге әгъзасы Зәрия Хәсәнова байкау ясады.

Фоторәсемнәр Петербург Халыкара Икътисадый Форумыннан.

1 комментарий

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости