28 февральдә Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан
Республикасының даими вәкиллегендә ТР даими вәкиле Ринат Вәлиуллин һәм аның
урынбасары Дамир Сабиров Санкт-Петербуртагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм
мәдәният үзәге методисты, татар теле укытучысы Фирая Рәшитова һәм аның кусларына
йөрүче телчеләр Артём Кураев һәм Алла Панова белән очрашу булып узды. Бу очрашуда
Санкт-Петербургта татар теленә укыту белән бәйләнгән сораулар каралды.

Кунаклар Каюм Насыйри институтында татар теле курслары ничек барганы турында
сөйләделәр, курсларда катнашучылар милли һәм мәдәни контекстка чумуын
билгеләделәр. Алар курсларда кулланылган дәреслекләр турында да әйттеләр, алар
арасыннан Санкт-Петербургта яшәүче Казан фәнни үзәге фәнни хезмәткәре Максим
Кузнецовныкын ассызыкладылар. Бу дәреслек үзенең эффективлыгын исбатлады дип
әйттеләр очрашуга килгән телчеләр, бар грамматика материалы анда бик аңлаешлы итеп
аңлатыла өстәделәр алар.

Фирая Рәшитова һәм аның укучылары Татарстан даими вәкиленнән Максим Кузнецовның
үзөйрәткечен арттырып бастыруда ярдәм итәргә үтенделәр. Бу дәреслек 1300 данә булып
нәшер ителде, һәм бу сан аз булып чыкты. Ул сатып алынган бар мәйданчыкларда да бу
китап беткән инде. Шуңа күрә өстәмә тиражын бастырырга кирәк дигән фикер туды.
Китапның тиражы арттырылса, аның нөсхәләре башка татар теле укыткан үзәкләргә дә
килә алырлар, тел белән танышырга яңа теләүчеләрнең дә үзләренә татар теле
үзөйрәткечен сатып алырга мөмкинлеге килеп чыгар.

Үзе дә Максим Кузнецовның китабын укып аны югары бәяләгән Ринат Вәлиуллин (ул да,
телче булып, берничә китап авторы була), бу фикер белән килешеп, шул сорау белән
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенә Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать
итәргә вәгъдә бирде. Бу хәл татарчага уку китабының яңа тиражы бастырылачагына
өметләндерә.

Үзе китап авторы исә хәзерге вакытта чуваш теле үзөйрәткечен язып бетерә. Са Татар теле
үзөйрәткеченең икенче өлешен дә язарга ниятләнә ул.

Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербург мәгариф — мәдәни үзәге

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости