Агымдагы елның 1 мартында Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими Вәкиллегендә җитди үзгәрешләр булганлыгын хәбәр иткән идек инде.

Элеккеге даими вәкил Ренат Вәлиуллин Татарстан Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнү сәбәпле Казанга кайтып китте.

Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вазифаларын (вакытлыча) башкару  Шамил Шәяхмәтов өстенә төште.

Төньяк башкаланың Васильевский утравындагы 11нче линиядәге (урамындагы) 14/39 санлы йортта урнашкан Татарстанның  Даими Вәкиллеген милләттәшләр яхшы белә. Рәсми оешманың ишеген ватандашлар төрле сораулар белән ача. Шунысы куанычлы, биредә Казанда нәшер ителгән китап — журналлар, вакытлы матбугат басмалары белән танышырга, укырга өйгә алырга мөмкин.  Петербурглылар рухи башкалабыз Казан белән бер сулышта, бер мәгълүмати мәйданда яши. Ә инде «Питер Татар» порталы (баш мохәррир Равил Закиров) дөньякүләм яңалыклар һәм вакыйгалардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә.

Даими Вәкиллек алдында торган бурычлар һәм кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр белән Шамил Шәяхмәтов яхшы таныш. Ни дисәң дә, Даими Вәкиллектә ул инде 12 ел эшли.

Шул чорда өлкән хезмәттәшләре Ренат Вәлиуллин да, Дамир Сабиров та аны үз эшләренең нечкәлекләренә өйрәтте, тәҗрибәләре белән уртаклашты. 

Шамил үзе дә табигате белән тырыш, белемен арттыру өстендә эшли, хезмәтенә кагылышлы яңалыклар белән даими танышып бара.

Шамил Илһам улы 1991 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Арча районы Лесхоз (Урман Хуҗалыгы) бистәсендә туган.

2012 елда Санкт-Петербург дәүләт университетында экология һәм табигатьтән файдалану юнәлеше буенча (бакалавр) белем ала.

2013 елдан 2018 елга кадәр РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) «дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең актуаль проблемалары» юнәлеше буенча, Мәскәү финанс-икътисад институтында «товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы»нда Казан (Идел буе) федераль университетында «Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар» буенча квалификациясен күтәрә.

2012-2014 елларда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиленең икътисад мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч — эксперты вазифаларын башкара.

Тагын бер елдан даими вәкил Ренат Вәлиуллинның  урынбасары итеп билгеләнә. Өйләнгән, улы бар.

Хәзерге вакытта җиң сызганып һәм бик теләп Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вәкаләтләрен (вакытлыча) башкара.

Хезмәтеңдә сине тану һәм вазифаңда күтәрү һәркем өчен дә җаваплы да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта, куанычлы да вакыйга.

Шамил Шәяхмәтовны шәһәрдә һәм өлкәдә яшәүче милләттәшләр һәм ватандашлар яхшы белә. Ул күп кенә милли — мәдәни чараларны оештыруда башлап йөри. Ана телендә саф татарча аһәңле итеп сөйләшүе дә ихтирам тудыра.

Шамил Шәяхмәтов «Питер Татар» порталы журналистлары белән һәрчак дуслыкта яши. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә тулы җавап бирә, кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итә.

Без Даими Вәкиллеккә килгән көнне Шамил Шәяхмәтов һәм Дамир Сабиров түгәрәк өстәл артында кытайлылар белән сөйләшүләр алып бара иде.

… Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллегендә гадәти эш көне. Шамил Шәяхмәтов һәм Дамир Сабиров иртәдән кичкә кадәр мөһим эшләр белән мәшгүль. Мондый милләтпәрвар һәм ватанпәрвар егетләр булганда, Казан белән Санкт — Петербург арасындагы җылы мөнәсәбәтләр һәм рәсми элемтәләр югалмасына ышаныч зур.

Фоторәсемнәр ачык  мәгълүмат чыганакларыннан алынды.

Зәрия Хәсәнова, «Питер Татар» порталы журналистлары мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости