Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән 1 нче Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек халкыбызның асыл сыйфатларының берсе булып тора. Инде бер гасырдан артык Беренче май датасы – бөтен дөньядагы төрле һөнәр ияләрен берләштереп торучы мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Без кайда гына яшәсәк тә, нинди урыннарда эшләсәк тә, һәрберебезгә хезмәтенә, тырышлыгына карап бәя бирәләр. “Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап”, — ди татар халык мәкале.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч алып килсен.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы 
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                                         В.Г. Шәйхразыев

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости