Ватанпәрвәр дигән даны бар

Санкт-Петербург. Царское Село. Ратная Палата. Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган музей. Музей фондында Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан бер төркем татар сугышчылары портретлары да бар.

146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Муса Җәлил исемен биргән

Нева шәһәрендә, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районы 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү хөрмәтенә тантаналы чара узды.

XIV Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре — 2023» бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

Гаризалар 16 нчы октябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 20 нче ноябрьдан 26 нчы ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.

Саумы, Туган тел!

Туган телдә диктант язганда башлар югары күтәрелә, күңелләр ачыла, баш мие тиз — тиз эшли сүзнең дөрес язылышын эзли. Сынатасы килми, сиздерми генә күршеңнең кәгазенә дә күз салып аласың.