XII Петербург халыкара газ форумы узды.

Ел башыннан Россиядә газ чикләренә китерелгән йорт хуҗалыклары саны 185 меңгә арткан. Бу мәгълүматны газлаштыру буенча федераль үзәк утырышында игълан иткәннәр.

«Экспофорум» конгресс — күргәзмә үзәгендә, газ тармагындагы дөньяның төп чараларының берсе булган, XII Петербург халыкара газ форумы узды. Петербург Халыкара Газ Форумы ел саен шәһәрләр арасындагы экспертларны, нефть — газ компанияләренең төп менеджерларын, федераль һәм төбәк хакимият органнары, профильле берләшмәләр һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре вәкилләрен җыя.

Әлеге форум Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Энергетика министрлыгы, Санкт-Петербург Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелде. Петербург халыкара Газ форумын җаваплылыгы чикләнгән эф-интернэшнл җәмгыяте һәм җаваплылыгы чикләнгән «Фарэкспо» җәмгыяте оештырды.

Газ форумы традицион рәвештә үз мәйданчыгында газ тармаклары өчен алдынгы һәм әһәмиятле җайланмаларны берләштерә.

Петербург халыкара газ форумы — 2023 барышында тармакның төп юнәлешләре билгеләнде, милли потенциалны күрсәтү өчен шартлар тудырылды. Халыкара әһәмиятле чара илнең алга таба үсешенең оптималь сценарийларын билгеләүгә зур өлеш кертте.

Россиянең барлык төбәкләреннән килгән әйдәп баручы компанияләр форум кысаларында тармакта перспективалы проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче инновацион эшләнмәләрне тәкъдим итте, дип яза Газ форумы матбугат үзәге.

Газ форумы — 2023 күргәзмә программасында 500дән артык компания катнашты. Әстерхан, Чиләбе, Пенза өлкәләре, Пермь крае, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары һәм башка Россия Федерациясе төбәкләре көче белән куелган коллектив стендлар илнең ягулык-энергетика комплексының җитештерү мөмкинлеген күрсәтте.

Экспонентлар арасында «Газпром», «Алмаз-Антей», «Ростелеком», Салават катализатор заводы, Камаз, башкалар һәм шулай ук Кытай Халык Республикасы, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Италия һәм Беларусь Республикасы компанияләренең стендлары бар иде.

Безнең игътибарны компанияләрне берләштергән «Стифкор» рекламасы җәлеп итте. Ул Казанның Михаил Худяков урамында теркәлгән.

Зур тәҗрибәгә һәм махсус тармак компетенцияләренә ия булган «Стифкор» дәүләт компаниясе табигый һәм углеводород газлары өлкәсендә транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү буенча проектларны уңышлы тормышка ашыра. Компанияләр төркеме «Стифкор» зур стажлы һәм яхшы репутацияле премиум газ-мотор ягулыгы белән ышанычлы тәэмин итүче.

«Стифкор» компанияләр төркеме, күп профильле динамик үсештә булган берләшмә. Ул үз эшчәнлеген 2012 елдан алып бара, белгечләре 20 елдан артык булган эш тәҗрибәсенә ия.

«Экспофорум» да  3 ноябрьгә кадәр барган Петербург халыкара газ форумы узды, ул газ базарын үстерүгә һәм газ сәнәгатен үстерүнең дөньякүләм тенденцияләренә багышланды.  

Газ форумында куелган стендлар, чыгышлар шушы тармакта эшләүчеләр өчен генә түгел, һәркем өчен кызыклы иде.

Фоторәсемнәр ачык мәгълүмат чыганакларыннан алынды.

Зәрия Хәсәнова «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости