Бу көннәрдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен киң билгели.

Шушы уңайдан, төньяк башкаланың Хәсән базарында урын алган «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» алдан ук өйләнергә җыенган кияү кебек тагын да матурланды, милли ризыклар төрлелеген дә арттырды.

Әлеге чагу чәчәк кебек балкуның тагын бер җитди сәбәбе бар иде: «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» на сәламләү визиты белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин килде.

Марат Миңнебаев бизнес һәм эшмәкәрлек өлкәсендә танылган шәхес. 2020 елдан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары. 1975 елның 1 сентябрендә Алабугада туган. 1998 елда юриспруденция белгечлеге буенча В. И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Марат Фәйзрахман улы югары икътисади белемне илнең абруйлы югары уку йортларының берсендә ала.

Марат әфәнде илледән артык фәнни басма, шул исәптән математика, информатика һәм ясалма интеллект өлкәсендәге мәкаләләр, докладлар һәм монографияләр авторы. Аның хезмәтләре халыкара фәнни җәмәгатьчелектә киң кулланыла һәм танылды. Абруйлы кунак хәйрия өлкәсендәге уңышлары белән дә билгеле.

Һичшиксез, әлеге Министрлык та, Даими вәкиллек тә Санкт-Петербургның тыныч бер почмагында урын алган «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» белән һәрдаим элемтәдә тора, һәркайсы үз өлкәсендә ярдәм күрсәтә.

Аннары шунысын да әйтеп китү урынлы булыр. «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» оештырылуга бу көннәрдә дүрт ел. Зур дата түгел, әлбиттә, әмма бәрәкәтле еллар.

Әлеге очрашуда «Питер Татар» порталы мохтәрияте (баш мохәррире Равил Закиров) әгъзасы буларак, мин дә катнаштым.

 «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» ның  җитәкчесе һәм хуҗасы Булат Шәфигуллин шушыларны сөйләде :

— 2019 елның көзендә Петербургның Красногвардейск районы ярдәмендә Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте белән ике арада төзелгән Сәүдә-икътисади  килешүләр кысаларында Хәсән базары җирлегендә «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» милли сәүдә-күргәзмә үзәге эшен башлады.

Изгелекле һәм игелекле проект иде бу. Аның максаты Россиянең төньяк башкаласында яшәүчеләрне һәм килүче кунакларны татар халкының милли мәдәнияте белән беррәттән югары сыйфатлы ризыклар белән дә таныштыру иде. Милли азык — төлек нигездә Татарстанның Азнакай районыннан китереледе. Әлеге проектның авторы да шушы район булды. Әлбиттә, тора — бара «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК»н милли ризык белән тәэмин итүчеләр саны да артты.

Ачылуының тәүге көненнән сәүдә-күргәзмә үзәге милли бизәлештә булуы һәм милли киемдәге сатучыларның ике телдә иркен сөйләшүләре, ихтирамлы, ягымлы булулары белән җәлеп итте, дип ассызыклый Булат әфәнде .

Еш кына Санкт-Петербургта яшәүчеләрдән һәм кунаклардан рәхмәт сүзләре ишетәбез, ди Булат Шәфигуллин. 

Казаннан килгән олы кунак Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев  «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» милли сәүдә-күргәзмә үзәгенә сәяхәт ясады. Үзен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алды.

Чәй табыны янында сөйләшү озакка бармады. Чөнки барыбызны да Газ форумы көтә иде.

Фоторәсемнәр «ТАТАРСКИЙ ДВОРИК» архивыннан.

Зәрия Хәсәнова , «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости