29 гыйнварда Ленинград өлкәсе Дуслык йортында М. Я. Бармич төньяк белгече истәлегенә багышланган «Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төп кече халыклары туган телләре, фольклоры, әдәбияты һәм традицион мәдәнияты глобализация шартларында хәрәкәт итүе» IV конференция булып узды. Аның оештыручылар РФ Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары ассоциациясе һәм аның Санкт-Петербургтагы вәкиллеге иде.

Конференциядә иллегә якын доклад яңгырады. Бар доклад ясаганнар да төрле телләрне саклау мәсьәләләре һәм практикалары турында сөйләделәр. Конференция эшенә төрле халыклар вәкилләре – ненецлар, нганасаннар, хантылар, коряклар, чукчалар һәм башкалар – катнашты, кайберләре докладларын үз телләрендә башлап ясадылар. Күп доклад видеоэлемтә яки видеоязу рәвештә ясалды.

Ленинград өлкәсендә кулланылган вепс теле турында да сүз барды. Бу тел белән бәйләнгән проектлар турында ЛРОО «Вепс җәмгыяте» рәисе Владимир Етоев сөйләде. Татарларга үзенең «Татарский язык с нуля» татар теле үзөйрәткече аркасында таныш булган Максим Кузнецов үзе үткән елда алып барган вепс теле курслары һәм вепс телендәге китаплары турында әйтте, моның турында Татарстан Республикасы даими вәкиллегендә очрашу вакытта татарча сөйләгәнен дә ассызыклады.

Башка кызыклы докладлар да бу конференциядә иде. Мәсәлән, Таймыр ярымутравындагы Дудинка шәһәреннән очып килгән Светлана Жовницкая үзе ясаган нганасан теле буенча мәктәп дәреслекләре турында сөйләгән, Якутсктан килгән Вячеслав Шадрин исә һәммәсен дә «Илкэн» исемле интернет-портал белән таныштырды. Бу порталда хәбәрләр рус телендә һәм Якутиядә яшәүче төп кече халыкларның – юкагирларның, эвеннарның, эвенкларның, долганнарның һәм чукчаларның – телләрендә бастыралар. Кече телләрне саклауга карата бу бик файдалы практика.

Конференция туган телләрне саклауның күп практика булуын күрсәтте. «Яшәсеннәр туган телләребез алга таба да»,- дип әйтәсе килә.

КФУның Каюм Насыйри Институтының мәгариф-мәдәни үзәге.
М.Ю. Кузнецов сүзләре буенча.
Архивтан фотолар

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости