10 ноябрьдә Санкт-Петербург татарлары – үз телен яхшы белүчеләр дә, аны курсларда өйрәнүчеләр дә – Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ел саен үткәрелә торган “Татарча диктант – Яз” акциясенә кушылдыдар. Безнең шәһәребездә татар телендәге диктантны өч мәйданчыкта язып була иде: Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе мәдәни үзәге каршындагы Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендә (Чайковский ур., 24), Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе мәдәни үзәгендә (Лиговский пр., 56е) һәм “Мирас” татар мәдәни үзәгендә (шул ук адресы). Акциянең рәсми сайтыннан мәгълүмат буенча, татар диктантын быел 8 – 10 ноябрьдә бик күп урыннарда язганнар, шул исәптә Мурманскида, Новый Уренгойда, Берлинда, Миланда, Каһирәдә, хәтта Канададагы Монреальдә дә.

Татарча диктантны һәркайда яздылар! Карта diktant.tatar сайтыннан алынган.

Санкт-Петербургтагы татар мәдәни үзәгендә татар диктантын язуда 28 кеше катнашты, шул исәптә Каюм Насыйри институты татар теле курслары укучылары һәм татар телен өйрәнергә ниятләнүче яңа кунаклар да. Бу бик шатландыра, татар теле шәһәребездә популяр булуын исбатлый. Бу мәйданчыкта татар диктанты текстын Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиленең вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Илһам улы Шәяхмәтов укып яздырды. Хөрмәтле укып яздыручы текстны укый башлар алдыннан аның белән Татар милли үзәгенә килгән акция катнашучыларын Казан фәнни үзәге фәнни хезмәткәре, татар теле үзөйрәткәче авторы Максим Кузнецов таныштырды.

Максим Кузнецов һәм Шәмил Шәяхмәтов татарча диктант язуны тантаналы итеп ачалар

Санкт-Петербургта яшәүче “Татарча диктант” катнашучылары әдип XX гасырда яшәгән әдип Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” хикәясеннән бер өзекне яздылар. Бу текст җиңел дәрәҗәдәге текст булып саналса да, аны язу, дөресен әйткәндә, җиңел булмады. Нәфис әдәбият теле татарча бик тә яхшы белмәүче, ләкин тел белән кызыксынучы кешеләр өчен бик авыр, аңлашылмаган була ала; бәлки, Россия төбәкләрендә, башка илләрдә яшәүче татарлар өчен нинди дә булса җиңелрәк текстлар эзләп тәкъдим итсеннәр иде, мәсәлән матбугаттан? Яки диктант өчен махсус рәвештә текст язсыннар иде – нәкъ шулай удмурт, чуваш телләрендәге диктантларны оештыручылар эшлиләр, рус телендәге “Тоталь диктант” та соңгы елларда шул рәвештә ясала бит.

Шамил Шәяхмәтов текст укып яздыра

Ничек кенә булмаса да, петербурглылар өчен “Татарча диктант” – бу зур шәһәрдә татар телле мохиткә кушылырга, үз дөрес яза белүен сынарга, фикердәшләрне табарга һәм иске дуслар белән дә очрашырга яхшы мөмкинлекне бирүче вакыйгалардан берсе. Бу акцияне уйлап чыгарганнарга һәм аны ел саен оештыручыларга без зур рәхмәт белдерәбез!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фото авторныкы һәм Алинә Җиһаншинаныкы.

Шуны да укыгыз: Татарча беләсеңме? Приглашаем на командную игру по татарскому языку!

Җавап калдыру

, , , , ,
Похожие новости