Бу рәссам безнең Баулы кияве, аның тормыш иптәше Хәлидә Гилазова — Баулы кызы. Бу иҗади гайләнең элекке елларда җәй буе Баулыда, Хәлидә ханымның Муса Җәлил урамындагы туган йортында яшәп, иҗади ялда булуларын, атнаның пәнҗешәмбе көнендә «Гилазовские четверги» дип аталган, шәһәрнең күренекле кешеләре белән җыелышып, матур кичәләр уздырулары турында мин үзем дә социаль челтәрләрдән укып белә идем.

Соңгы елларда андый кичәләре хакында ишетелми әле…

Быел Рәшид Гилазовка Татарстанның Халык рәссамы исеме бирелде.

Әлеге вакытта Рәшид әфәнде һәм Хәлидә ханым Баулыдалар, 25 нче июльдә булачак рәссамның шәхси күргәзмәсенә әзерләнәләр.

Шул уңайдан картиналар Галереясында көн саен Баулы халкы белән очрашулар була.

Безнең «Ак калфак» оешмасыныннан Ләйлә ханым Гафиятуллина 18 нче июль көнне Энгельс урамы, 52 «Ишек алды лагеры» балалары белән һәм 19 нчы июль көнне «Семья» приюты балалары белән картиналар галереясына экскурсия оештырды.

Балаларга бик ошады, кызыксынып карадылар, мастер- класста катнашып, рәссамның эше белән таныштылар,- дип хәбәр итте Ләйлә ханым! Афәрин!

Рәссам Ләйлә ханымның милли киемнәр белән портретын да эшләп куйган!

Безнең Ак калфаклар бар җиргә дә өлгерәләр, Аллага шөкер!

25 нче июльдә узган күргәзмә тулысынча Баулыга багышланган. Барып, күп танышларның портретларын күзләп, Баулы күренешләрен картиналарда карап кайтык без дә, дуслар!

Баулыларга багышланган күргәзмә ачылу Баулы тормышында бик тә күңелле, матур, истә калырлык вакыйга булды!

Татарстанның халык рәссамы, баулыларга яхшы таныш булган, Баулы күренешләрен тасвирлаган бик күп картиналар иҗат иткән, шәхесләребезнең портретларын язган күренекле рәссам Рәшид Гилазовны якташыбыз дип әйтү дөреслеккә бик тә туры килә! Рәшид әфәнденең тормыш иптәше, шагыйрә Хәлидә ханым Гилазова Баулы кызы бит!

Күргәзмәне ачу тантанасында Баулының күренекле шәхесләре, иҗтимагый оешмалар, сәнгать өлкәсе вәкилләре катнашты.

Җылы очрашу, рәхәт мохиттә аралашу шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.

Күргәзмәдәге картиналар барысы да Баулыда калачак! Гилазовлар шулай дип әйттеләр!

Тантана барышында күп кенә картиналарын аерым шәхесләргә, балалар приютына бүләк иттеләр.

Рәшид әфәнде белән Хәлидә ханым шул көннәрдә Санкт-Петербургка кайтып китәләр.
Нәкъ бер елдан тагын кайтып, күргәзмә эшлибез диделәр!

Уңышлар телибез! Көтеп калабыз!

Римма Яруллина. Баулы җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе.
Фирая Рашитова
Санкт-Петербург
«Ак калфак-Нева» оешмасы җитәкчесе.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости