29 октябрьдә Петербургтагы “Октябрьский” Зур концерт залында җырчы, Татарстан Республикасы атказанган артисты Альберт Җәлилев концерт белән чыгыш ясады. Концерт программасында классик рус эстрада җырлары һәм романслары, итальян һәм испан җырлары, Ренат Ибраһимов һәм Мөслим Магомаев репертуарыннан җырлар һәм тагын күп нәрсә булды. Альберт Җәлилев белән бергә бер сәхнәдә Антон Лубченко җитәкчелегендәге Санкт-Петербург Губернатор симфоник оркестры, “Терем-квартет” коллективы, Егор Лосев җитәкчелегендәге “Петербургские Серенады” камер хоры һәм танылган телетапшырулар алып баручы, җырчы Оксана Фёдорова чыгыш ясадылар. Концерт “Чайковский.Перезагрузка” фестивале кысаларында Президент мәдәни инициативалар фонды булышуы белән мәдәният өлкәсендә проектларны үстерүгә булышу “Мост искусств” фонды тарафыннан оештырылды.

Альберт Җәлилев Оксана Фёдорова белән

Концерт оештыручысы аркасында “Питер.Татар” порталыннан татар артисты концертына журналистлар Фәридә Гренда һәм Максим Кузнецов бардылар, алар белән бергә “Питер.Татар” төркемендә конкурста җиңгән Раилә Зарипова һәм Тәнзиля Стурза да бардылар. Моннан тыш, Татарстан даими вәкиллеге дә билетлар тараткан. Татар җәмгыяте вәкилләре үз милләттәшенең концертына килергә мөмкинлектән файдалана алмый калмадылар.

СПб һәм ЛО ТР даими вәкиле урынбасары бурычларын вакытлыча башкаручы Дамир Сабиров, Питер.Татар журналистлары һәм концерт кунаклары “Октябрьский” Зур концерт залы фойесында

Барысына да концерт бик ошады. Альберт Җәлилев тулы концерт залын җыйды. Залдан тамашачылар аңа, сәхнәгә менеп, күп тапкыр чәчәк бүләк иттеләр, концерт тәмамланганнан соң да “бис”ка җырлаудан башка артистны җибәрергә теләмәделәр. Бу мәдәни башкала диелгән Петербургта мәдәнияткә, яхшы музыкага карата зур кызыксыну яшәвен тагын да раслый. Кайчан да булса тагын да Альберт Җәлилевне күрергә, аның башкаруында җырларны тыңларга өметләнәбез.

СПб Губернатор симфоник оркестры җитәкчесе Антон Лубченко Альберт Җәлилевне Санкт-Петербургта соло концерты үткәрүе белән тәбрикли

Концертка барып кайтырга мөмкинлекне биргәне өчен Равил Закировка рәхмәт белдерәм.

Җырла, артист!

Фәридә Гренда фотолары.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости