Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче олыбәйрәмебез – Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә “Кем Рамазан аенда чын күңелдән бирелеп уразаларын тоткан булса, ул кеше анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр” дигән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, изге ай тәмамлангач та дәвам итик, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.
Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын.
Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев