Петебург татарлары легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановны искә алды.
… Өстәлләргә куелган аш – су арасында бу көнне иң күркәме һәм иң данлысы Чәкчәк булды. Тәмле чәй ризыгы чәкстати әк – хан кызы кебек матур киенгән һәм төрле чәчәк белән бизәлгән иде.
Татар халкының милли тәмле чәй эчү ризыгы – чәкчәк һәркайсы табынны бизәрлек күркәм көчкә ия. Никах туе, бәби чәе, башка мөһим бәйрәмнәр чәкчәксез үтми диярлек. Аның сере бик гади – чәкчәк бик тәмле.
Әйткәнемчә, бу фестиваль күпмедер дәрәҗәдә татар халкының данлы сые – чәкчәккә мәдхия җырлау булды. Әлбиттә, бу көнне Санкт – Петербургның аулак урамнарының берсендә урнашкан “Фабрика ” рестораны табынына куелган башка милли ризыклар да сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендә әзерләнгән иде. Әйткәндәй, әлеге “Фабрика” рестораны хәзер шәһәр кешеләренең яраткан урынына әйләнде. Биредә еш кына татар милли – мәдәни чаралары да оештырыла.
Узган елны да төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр күренекле ашчы, кулинария буенча күп китаплар авторы, легендар пешекче Юныс Әхмәтҗановның 95 еллыгын шушы ресторанда билгеләде.
… Юныс Әхмәтҗанов плитә янына 15 яшьтә баса. Бу хәл очраклы килеп чыга. 1942 елда ул Казан заводларының берсенә эшкә килә. Юнысны станок янына түгел, ашханәгә җибәрәләр. Пешекче ярдәмчесе булып, төрле эш башкарган Юныс шушы авыр елларда үзенең гомерлек һөнәр сайлавын аңлый.
Балачактан кызыксынучан табигатьле Юныс пешекче тирәсендә төрле сораулар белән әйләнә. Гади кызыксыну зур хезмәт юлына алып чыга.
Юныс Әхмәтҗанов – шәхес иде. Ул зыялы һәм белемле кеше була. Күп язучылар, җырчылар белән якыннан таныш, аларның язган әсәрләрен, башкарган җырларын, биографияләрен өйрәнә.
Тарихи чыганаклар нигезендә борынгы мисырлыларның, шумерларның һәм башкаларның ризык составын өйрәнә, шулай ук, борынгы рецептларга нигезләнгән ризыклар әзерләргә тырыша.
Тырышлыгы, үҗәтлеге белән Юныс Әхмәтҗанов, татар халык ашлары тарихына багышланган, хуҗабикәләргә киңәшләр, рецептлар тупланган уннан артык китап бастыра. 1957 елны ул мастер – повар дәрәҗәсенә ирешә. Күп еллар Казанда 1969 елда ачылган Татар кулинариясе йортында эшли. Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесе ачу идеясе дә аныкы.
Юныс Әхмәтҗановның фидакарь хезмәте югары бәяләнә. Җәмәгать туклануы системасындагы нәтиҗәле эше өчен Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары, «Совет сәүдәсе отличнигы» билгесе (1960), Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Үзе нигез салган «Татар ашлары йорты»нда Юныс ага озак еллар шеф – повар булып эшли. 1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда да татар халык ашларын нәкъ менә Юныс Әхмәтҗанов тәкъдим итә. Легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов шушы елларда татар аш — суы турында беренче тулы китапны төзүчеләрнең берсе.
Легендар кулинар Юныс Әхмәтҗанов заманында Никита Хрущевны ашаткан.
Ул генераль секретарьлар һәм беренче секретарьлар өчен үзе әзерләгән, аның рецепты буенча ризыкны Париж мэры Анн Идальго бик теләп ашаган.
Юныс Әхмәтҗанов үз кулъязмаларында: “Пешекче – артист ул, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Бәлки эчендә әллә нинди кайгы бардыр, әмма син аны сиздермисең. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче – табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган. Пешекче – рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та” , дип яза.
Казанның Совет районында Юныс Әхмәтҗанов юлы барлыкка килде. Ул «Арт Сити» торак комплексы территориясе аша уза.
Чәкчәк турында легенда
Риваять буенча, кайчандыр Болгар ханы үз балаларының туена моңарчы бер дә кеше татып карамаган тәм-том бүләк итәргә тели. Ханның тәлапләре буенча ризык җиңел әзерләнергә, озак сакланырга һәм бәйрәм табынын бизәргә тиеш була. Алга таба әлеге ризык Болгар ханлыгы символына әйләнергә дә тиеш була.
Хан бик күп ризыклар татып карый, әмма барлык тәлапләргә бер көтүче хатыны пешергән тәм-том гына туры килә: ул аны бал, йомырка һәм оннан ясаган була. Сый үзе җиңел, үзе искиткеч тәмле тоела ханга.
Бүген дә табын күрке булган чәкчәк әнә шул заманнардан килеп җиткән дип фаразлана.
Чәкчәк күптән инде гаилә табыннарыннан киң дөньяга чыкты. Ул космоста да булды, Казанда 2018 елда узган FIFA ярышларын ачу тантанасына рекордсмен чәкчәк әзерләнде, ул футбол тубының яртысы формасында иде. Уфа белән Казан арасында рекордлар китабына керү өчен ярышта да каташты. Кайбер белүчеләр әйтүенә караганда, Татарстан белән Башкортостан арасындагы тәмле ярыш дәвам итәчәк.
Әлбиттә, чиксез зур популярлык яулаган, татар халкынының визит карточкасына әйләнгән һәм халыкара тәмле чәй ризыгына әйләнгән чәкчәк рәсми вәкилләр тарафыннан үзенә зур игътибар таләп итте. Шулай итеп, Казанда Чәкчәк музее барлыкка килде.
Санкт – Петербургның “Фабрика” ресторанында оештырылган күренекле шәхес Юныс Әхмәтҗановның фидакарь хезмәтенә багышланган милли – мәдәни кичә Бөтендөнья Татар Конгрессының Татар хатын – кызларының “Ак калфак” оешмасы белән берлектә алып барган эше нәтиҗәсе. Төньяк башкалада әлеге чараны Татарстан Республикасының Санкт – Петербургтагы Даими вәкиллеге, даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров , урындагы “Ак калфак – Нева” оешмасы рәисе Фирая Рәшитова оештырды.
“Фабрика ” ресторанының кунакчыл мәйданы җитәкчеләре Илсөя һәм Александр Кузнецовлар кунаклар рәхәтләнеп ял итсен, милли халәтне сизсен, тәмле милли ризыклардан авыз иткәндә туган җырлар моңында (Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров, Розалия Салаватова) дулкынланып тибрәлсен өчен шартлар тудырган иде.
Мәҗлес азагында кайбер бәхетлеләргә эчпочмак салынган комплимент та эләкте.
Мәкаләне язганда ачык мәгълүмат чыганаклары файдаланылды, фоторәсемнәр интернеттан алынды һәм авторныкы.
Зәрия Хәсәнова , “Питер Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы.