23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, безнең порталыбыз укучыларына MyQuiz платформасында татар каһарман шагыйре Муса Җәлилгә багышланган квизда катнашырга тәкъдим итте. Квиз бары унөч катнашучы җыйды. Кемнәр анда җиңгән – бу хакта әлеге мәкаләдә сөйләрбез.
3 нче урын иясе Ася-Августа Никифорова булган. Ул Санкт-Петербургта яши, күптән инде татар мәдәнияте белән кызыксына. Былтыр татар телен курсларда өйрәнә башлады, аның телне өйрәнүдә уңышлары сизелерлек! “Миңа 30 яшь, – ди Ася-Августа. – Мин “Мирас” татар мәдәни үзәге каршындагы “Asar” эстрада-вокал студиясендә җырлыйм, үз мисалым белән кешеләрдә татар теленә һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уятам. Мин яңа заман психологы, хатын-кызларга авыр мөнәсәбәтләрдән соң аякка басарга, үз мәхәббәтен табарга ярдәм итәм. Квизда икенче тапкыр катнашам, оештыручыларга үз белемнәреңне тикшерергә, кызыклы итеп вакыт үткәрергә мөмкинлек бирүче чараларның булуы өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Шундый квизлар аркасында без үзебезнең белем дәрәҗәбезне күтәрәбез, үз мәдәниятебезгә тагын күбрәк якынлашабыз”.
2 нче урынга Диләрә Йосыпова ирешкән. Аны Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә бар татар җәмгыяте белсә дә, яратса да, “Питер.Татар” порталы редакциясе аны да үзе турында нәрсә дә булса сөйләргә үтенде. Менә нәрсә ул безгә әйтте: “Мин Диләрә Йосыпова, миңа 20 яшь, 5 елдан күбрәк инде “Файда” татар мәдәни җәмгыяте активисты булам. Быел мин “Файда” татар эстрада һәм фольклор ансамбле җитәкчесе булдым. Мин бар чараларда, конкурсларда, концертларда катнашырга тырышам. 2024 елда мин “Татар кызы – 2024” матурлык, сәләтлелек һәм милли гореф-гадәтләр конкурсы финалисты булдым. Былтыр Җәлил-квиз җиңүчесе булдым, ә бу очракта, берничә хата ясап, икенче урынга барып чыкканмын. Квизга әзерләнү гади генә иде: мин Муса Җәлилнең гомере һәм иҗаты турында күп укый идем. Узган атнада Ленинград өлкәсе Дуслык йортында мин Муса Җәлилгә багышланган тематик сәгатен үткәрдем; аңа әзерләнеп, бөек шагыйрьнең тәрҗемәи хәленнән тагын да күбрәк яңа һәм кызыклы фактлар белдем. Бу квизның оештыручыларына катнашу мөмкинлеге һәм кыйммәтле приз өчен зур рәхмәт белдерәм!”

Ә 1 нче урынны Наилә Зарипова алган. “Мин Санкт-Петербург шәһәрендә яшим. Миңа 14 яшь. Мин 8 нче сыйныфта укыйм, шахмат уйныйм. Мин татар әдәбиятын һәм мәдәниятен яратам, аны хөрмәт итәргә мине әбием өйрәтте. “Былбыл” татар театрында шөгыльләнәм. Квизны без бар гаилә белән чиштек, һәм мин якыннарымның булышлыгы аркасында җиңә алганыма бик шатмын”, – диде безгә Наилә.

Бар квиз җиңүчеләрен атказанган ирешүе белән котлыйбыз! Алга, яңа уңышларга таба!
«Питер.Татар» порталы редакциясе