13 апрельдә “Мирас” татар мәдәни үзәгендә “Мин җырлыйм” татар җыры фестивале булып узды. Аны “Мирас” үзәге каршындагы “Asar” эстрада-вокал студиясе җитәкчесе Руфина Насыева алып барды, аның укучылары исә татарча һәм русча җырлар белән чыгышлар ясадылар.

Руфина Насыева

Берничә салкын көннән соң шәһәребезгә яз кайтты. Яз – мәхәббәт вакыты, диеп була, шуңа күрә яшь кешеләрнең җаннарының тагын да ныграк җырлыйсы килә. “Мин җырлыйм” дигән фестиваль моны дәлилләде.

Вокал укытучысы укыта да, үзе җырлый да

Фестиваль катнашучылары якынча унбиш җыр башкардылар – бу чара бөтен зур концертка әверелде. Һәм барысы да үзләренең яраткан җырларын башкарган сәбәпле, концерт бик җылы һәм кызыклы булып чыкты.

Альбина Кузгунова

Бу фестивальгә кечкенә артистлар да, яшьләр дә катнашты, башлаучылары да, тәҗрибәлеләре дә. Руфина Насыева үзе бу чараны “Сәлам” җыры белән ачты, аннан ул укучыларына инде сәхнә бирде. Мәктәп кызы Альбина Кузгунова, “Акчарлак” ансамбле әгъзасы, “Мин эзләдем даладан” җырын башкарды. Аннары башка Альбина, Габдеева, бик кызыклы, джаз манерасында, дип әйтеп буладыр, тамашачылар өчен “Күбәләгем” җырын башкарды. Моны ишетергә кирәк иде!

Альбина Габдеева

Әйтергә кирәк: концертның кайбер катнашучылары башлаучы җырчылар булган сәбәпле, алар тамашачылар алдында үзен бик тә ышанычлы итеп хис итмиләр. Шундый очракларда Руфина Насыева үз укучыларына теләп ярдәм итә, вокал укытучысы белән бергә башкару җырлар сәнгатенә чума башлаганнарга гына үз көчләргә ышанырга булыша.

Яшь башлаучы җырчы Алина Шемягина заманча, популяр “Тыпырдатып” җырын башкарды. Миләүшә Диярова исә — “Хатын-кыз бәхете”н. Татар җәмгыяте активисткасы Ася-Августа Никифорова “Яшьлегем” җыры белән тамашачыларны шатландырды. Ике җыр коллектив рәвештә башкарылды: “Милли ашлар” җырын Эльвира Шемягина, Ася-Августа Никифорова һәм Миләүшә Диярова башкардылар, “Бөрлегән”емне — Амаль Шәмитова, Альбина Габдеева, Миләүшә Диярова һәм Ася-Августа Никифорова.

Ася-Августа Никифорова

Бу концертта хәтта мин үзем дә катнаштым. Аның афишасын һәм гаризалар алу турындагы игъланны күргәч, “Ник катнашмаска?” — дип үземә әйттем. Мин дә җырларны яратам, аларны, артистларның тавышларына төп-төгәл охшатып кабатлап җырларга тырышам. Кайвакыт танылган рус җырларының текстларын вепс теленә тәрҗемә итәм, хәзер татарчага да. Күптән түгел Алексей Чумаковның “Тут и там” җырын татарчага тәрҗемә иткәч, аны, “Һәркайда” дип атап, үзем өчен җырлап яздым, нәкъ бу җырны мин “Мирас” үзәгендәге концертта да башкарырга булдым. Тамашачыларга ошады, дип әйтә алам, хәзер инде шулай итеп татарчага тәрҗемә ителгән җырлардан соло альбомын төзү турында уйлыйм!

Бу егет танылмаган калмады

Бу фестивальдә башка Алексей Чумаковның җыры да яңгырады: Олег Бурнаев бик романтик “Счастье” җырын башкарды. Ә концерт ахырында аның яшь хатыны Наталья Бурнаева үзе ясап язган “Благодарю” җырын да җырлады. Аның үз җырын сөйгән ярына багышлаганы бик ачык сизелә иде…

Соло һәм коллективлар чыгышлары тәмамлагач, Руфина Насыева бар катнашучыларына лауреат тапшырды. Минем өчен бу һич көтелмәгән бүләк булды, фәнни хезмәткәр өчен бу гадәти булмаган казаныш! Барысының да бергә “Миләшләрем” һәм “И туган тел” җырларын башкаруы белән “Мин җырлыйм” татар җыры фестивале тәмамланды, бар катнашучылар һәм тамашачылар бик күтәренке кәефтә калдылар.

«Мин җырлыйм!»

Максим Кузнецов,

КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости