21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге дөньяда бик мөһим, чөнки ул туган тел мөһимлеген искә алырга мөмкинлек бирә, телнең халыкның яшәвенең нигезе булуы турында да уйларга сәбәп тудыра. Халык телсез яшәп булмый, монда шөбһә һич юк. Шуңа күрә телләрне саклау һәм үстерү дәүләтнең төп бурычларының берсе булып тора.

Шул көнгә багышлап, 22 февральдә, шимбә көнне, Ленинград өлкәсе Дуслык йортында “Ший корно” мари милли-мәдәни автономиясе рәисе Лариса Арламова тәкъдиме һәм Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршындагы Төньяк-Көнбатыш федераль округы Ресурслар центры җитәкчесе Анна Мельникова ярдәме буенча беренче тапкыр Телләр фестивале уздырылды. Аны Лариса Владимировна үзе алып барды, һәм мин аңа бераз ярдәм иттем.

Барысы да Анна Мельникованы тыңлый

Телләр фестивале конференция буларак булып узды, ләкин фәнни яки иҗтимагый хәлләргә багышланган докладлар урынында төрле телләр турында кыскача белешмәләр бирүче чыгышлар булды. Фестивальдә һәр катнашучы бер тел турында сөйләде. Ләкин аннан элек Дуслык йорты җитәкчесенең вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Новожилов хәзерге вакытта бик актуаль И. С. Тургеневның “Теперь, когда Россия наша / Своим путём идёт одна” шигырен укыды, ә университет укытучысы Ассоль Овсянникова үз докладын тәкъдим итте, аның бик озын исеме “Мәскәү дәүләт тел белеме университеты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм социаль-сәяси фәннәр институты БДБ илләре һәм якын чит илләр телләре һәм мәдәниятләре кафедрасының милли әкиятләрне БДБ илләре һәм якын чит илләр телләреннән Россия халыклары телләренә һәм Россия халыклары телләреннән БДБ илләре һәм якын чит илләр телләренә тәрҗемә итү буенча проекты” иде. Үз чыгышында Ассоль Алексеевна үзләренең университетында зур һәм кызыклы тәрҗемә проектының башлап җибәрелгәне турында сөйләде. Совет Союзы вакытында күп китап бер телдән икенчесенә тәрҗемә ителгәннәр, ләкин ил таркалгач, шундый эш тукталды. Хәзер аның яңадан башкарыла башлавы бик шатландыра.

Ассоль Овсянникова, Мәскәү дәүләт тел белеме университеты укытучысы, чыгыш ясый

Аннары телләр турындагы чыгышлар башланды. Айгөл Игичурина, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе башкортларының корылтае каршындагы “Ирәндек” ансамбле артисты, туган башкорт теле турында сөйләп, аның специфик хәрефләре һәм “Ете ҡыҙ” (татарча “Җиде кыз”) җыры белән җыелганнарны таныштырды. “Вепс җәмгыяте” Ленинград өлкәсе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Фёдорович Етоев һәм аның хатыны Татьяна Ивановна Етоева, аларның кызы Ольга Нюман вепс телен саклау кирәклеге турында сөйләделәр. Бу телдә якынча 2200 сөйләшүче генә калган сәбәпле, вепс теле курслары һәм башка аның популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар хәзер бик актуаль. Мәсәлән, вепс теленә җырлар тәрҗемә итеп була (кайвакыт мин дә вепс теленә җырлар тәрҗемә итәм һәм хәтта үзем җырлап язам да); Владимир Фёдорович белән мин, танылган “Җиңү көне” җырыннан өзек башкарып, моны исбатладым.

Шуннан соң Ирина Тойгильдинага туган мари теле турында сөйләр өчен сүз бирелде. Ул мари теленең аны белмәүче кешенең күзендә ничек күренүен күрсәтергә тырышты, җыелганнарны берничә сөйләшү фразалары белән таныштырды. Аннан соң Дагстан Республикасында таралган табасаран теле турындагы чыгыш тәкъдим итәр өчен чараның оештыручысы Лариса Арламова сүз алды. Бу телдә берничә дистә килеш, шуның аркасында ул хәтта Гиннесс рекордлар китабына эләккән, дип сөйләде безгә Лариса Владимировна.

Лариса Арламова һәм Ирина Тойгильдина

Һәм аннан соң Дуслык йортының конференц-залында җыелганнар бөтенләй тындылар, чөнки татар теле турындагы презентациясен тәкъдим итәр өчен фәрештә кебек матур кыз – “Файда” татар мәдәни җәмгыяте активисты, бу җәмгыять каршындагы эстрада һәм фольклор ансамбле җитәкчесе, “Татар кызы – 2024” матурлык, сәләтлелек һәм милли гореф-гадәтләр конкурсы финалисты Диләрә Йосыпова чыкты. Татар теленең специфик авазлары һәм сөйләшү фразалары белән кунакларны таныштырганда, ул бу авазларны һәм фразаларны алардан микрофонга сөйләтте; бу алым барыбызга да бик ошады. Диләрәне тыңлау – чын ләззәт.

Фәрештә кебек матур Диләрә Йосыпова татар теле презентациясен тәкъдим итә

Үзбәк теле турында “Харәзем” Всеволожск районы үзбәк милли-мәдәни автономиясе волонтёры Сунажон Юлдошева сөйләде, ул безне үзенең теленең сөйләшләре белән таныштырды. “Ленинград өлкәсе чуваш мәдәни җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Валериан Гаврилов чара кунакларына үз туган чуваш теле алфавиты һәм әйтелеше үзенчәлекләре турында сөйләде. Төрле телләр турындагы чыгышлар сериясен “Ленинград өлкәсе төп халыклары үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы активисты Лев Бабурин тәмамлады. Ул барыбызга да ижора теле турында сөйләде, бу тел аның туган теле булмаса да. Хәзер ижора телендә якынча 20 кеше генә сөйли ала (алай булса да, аның ике сөйләше – Сойкино һәм Түбән Луга сөйләшләре хәзер дә бар әле), һәм шуңа күрә ижора теле белән бәйләнгән проектлар хәзер бик мөһим. Левның чыгышыннан соң җыелганнарга балалар киностудиясендә төшергән “Makkaa, makkaa, marjukkaine” (татарча “Йокла, йокла, җиләгем”) ижора җыры булган “Ajan jogi” (“Вакыт елгасы”) курчак мультфильмы күрсәтелде.

Телләргә багышланган чыгышлардан соң видеоэлемтә буенча Удмурт Республикасы Глазов шәһәрендә яшәүче әлифбалар коллекционеры Владимир Мусихин да чыгыш ясады. Ул Ленинград өлкәсе Дуслык йорты кунакларына үзенең уникаль коллекциясе өчен 600 әлифбадан артык туплаганы турында сөйләде.

Владимир Мусихин Глазов шәһәреннән видеоэлемтә буенча чыгыш ясый

Аннары чара кунаклары чәй эчәргә (Диләрә моның өчен чәкчәк алып килде, аңа зур рәхмәт!), фотолар төшерергә бардылар, ләкин тәнәфестән соң фестиваль программасы тәмамланмады, кечкенә музыкаль-шигъри концерт башланды (аны Валериан Гаврилов видеокамерага төшерде). “Ирәндек” башкорт фольклор ансамбле “Сәләм” җырын башкарды, Диләрә Йосыпова – Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен яттан укыды, мари халкы вәкиле Елена Бикташева исә мари шагыйре Сергей Чавайнның “Мӱкш” (“Умарта корты”) шигырен укыды. “Мирас” татар мәдәни үзәге каршындагы Руфина Насыева җитәкчелегендәге “Asar” эстрада-вокал студиясеннән дуэт – Алмаз Муллабаев һәм Ася-Августа Никифорова Рөстәм Асадуллинның “Яшьлегем” җырын башкарды, аннары Ася-Августа фин телендәге “Me kuljemme kaikki kuin sumussa täällä” (татарча “Без монда томанда кебек йөрибез”) шигырен дә укыды. Ленинград өлкәсе коми җәмгыяте активистлары Генриетта Тимошина һәм Мария Засеко коми телендә җырлар башкардылар. Чара ахырына килеп тә, аңа өлгергән мәшһүр вепс шагыйре, 85 яшьлек Виктор Трифоев та чыгыш ясады, ул җыелганнар өчен үз вепс телендәге “Meiden ma om čoma” (“Безнең җиребез матур”) шигырен укыды. Шактый олы яшькә карамастан, ул хәзер дә актив рәвештә мәдәни чараларга йөри, шул исәптән башка шәһәрләргә дә, һәм бик күп шигырь яза, шигъри җыентыклар бастыра.

«Ирәндек» башкорт ансамбле

Концерттан соң Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе урынбасары, “Россия халыклар ассамблеясы” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләти оешмасы төбәк бүлеге рәисе Елена Ермолина Телләр фестивале алып баручыларына һәм телләр презентацияләре белән чыгыш ясаганнарга рәхмәт хатларын тапшырды. Бу чара тагын да, без төрле халыклар вәкилләре булсак та, төрле телләрдә сөйләшсәк тә, үзебезнең бердәмлегебезнең булуын да, бердәмлегебездә үзебезнең көчебезнең булуын да ачыктан-ачык исбатлады.

Елена Ермолина Диләрә Йосыпованы бүләкли

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости