Аның зәңгәр күзләренә батып була,
Ә тавышы назлы – сандугачта кебек.
Елмаюы белән ул сихерли ала.
Аны күрү – бу иң яхшы бүләк.
Татарча ул камил, саф сөйләшә,
Җырлар җырлый һәм биюләр бии.
Һич юк аны яратмаучы кеше,
Сәләтләрен һәркайсы бәяли.
Үзе дә, исеме дә бик сылу.
Алты хәреф, алар да – чын лалә.
Бүген тәбрикләрне кабул итә
Татар хәзинәсе, бу – Диләрә.
27 гыйнварда үз юбилеен билгеләп үтүче Диләрә Йосыпованы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмәгатендә белмәүче кеше юктыр. Ул – былтыргы “Татар кызы” конкурсы йомгаклау этабы лауреаты, якынча алты ел дәвамында инде Ленинград өлкәсе “Файда” татар җәмгыяте активисткасы һәм бу җәмгыять каршындагы җырлар һәм биюләр ансамбле артисткасы, татар мәдәниятенә һәм мөселман диненә багышланган чаралар актив катнашучысы һәм уздыручысы. Ышанып һич тә булмый: бүген аңа… 20 яшь кенә тула.
Ул үз халкының, ана теленең һәм мәдәниятенең, безнең илебезнең чын патриоты. Моның өчен аның ата-аналарына да рәхмәт әйтергә кирәк: алар үз кызына дөп-дөрес тәрбия биргәннәр. Бар ата-аналарның шундый кызлары һәм уллары булса, без иң бәхетле җәмгыятьтә яшәр идек.
Диләрә татар чараларына катнашып кына тормый, ул бер үк вакытта Санкт-Петербург сәнәгать технологияләре һәм дизайн дәүләт университетында укый да, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли дә. Аны бар укытучылары һәм балалар яратуында шөбһәләнеп һич булмый. Чөнки аны яратмаска да һич мөмкин түгел.
Былтыр Пенза шәһәрендә узган “Татар кызы” конкурсы финалында ул, мактаулы диплом алып, “Иң ягымлы кыз” титулына иясе булды. Ләкин без барыбыз бар дипломнарсыз да беләбез: ул иң матур, иң гүзәл, иң сөйкемле, ул татар кызы матурлыгы һәм сабырлыгы эталоны, ул арабызда яшәүче фәрештә. Кадерле Диләрә, без сине чын күңелдән синең кечкенә юбилеең белән котлыйбыз, Аллаһы Тәгалә сиңа бәхет, шатлык, мәхәббәт китерсен! Алда да үз халкың өчен мисал бул!
“Питер.татар” порталы редакциясе һәм аеруча
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Матуркаебызның фотогалереясын түбәндә карагыз. Фотолар портал архивыннан һәм ачык чыганаклардан.









[…] дә булса сөйләргә үтенде. Менә нәрсә ул безгә әйтте: “Мин Диләрә Йосыпова, миңа 20 яшь, 5 елдан күбрәк инде “Файда” татар мәдәни җәмгыяте […]