Моннан өч ел элек Санкт — Петербург дәүләт университетының
халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем алучы студентларга милләттәшебез Ватаняр Сәид улы Яхъя исемендәге еллык премия бирелә башлады.

       Студентларга әлеге премияне бирү  тәкъдиме белән Санкт — Петербург Законнар Чыгару Җыелышы рәисе, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге сәркәтибе Вячеслав Макаров чыккан иде. 

        Башта Петербург парламенты «Студентларга Санкт — Петербург Законнар Чыгару Җыелышының  профессор Ватаняр Сәид улы Яхъя исемендәге премияне булдыру» карары проектын тикшерде.

         Карар кабул ителде һәм Санкт-Петербургның Законнар чыгару Җыелышы сәясәтче һәм галим Ватаняр Яхья исемендәге премияне гамәлгә кертте.  Әлеге премия Санкт-Петербург дәүләт университетының (СПбДУ) халыкара мөнәсәбәтләр факультеты студентларына бирелә.

      Лаеклы студентлар исемлеген әлеге факультетның галимнәр советы тәкъдим итә.

      Кем ул Ватаняр Сәид улы Яхъя? Ни өчен мондый дәрәҗәгә лаек? Ватаняр Яхъя Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Санкт-Петербургның I, II, III һәм IV чакырылыш Законнар Чыгару Җыелышы депутаты.

   Милләттәшебез 1938 елның 18 сентябрендә Ленинградта күп балалы татар гаиләсендә туган. Гаиләдә өч малай һәм ике кыз туа, барысы да белем ала.

Ватаняр үз уңышлары белән, беренче чиратта, әти — әниемә бурычлымын, дип кабатларга яраткан була.

     Бөек Ватан сугышы елларында гаилә Алтай ягына эвакуацияләнә. Сугыш тәмамлангач Ленинградка кайталар.

     Югары уку йортына Ватаняр мәктәпне тәмамлаган елны ук керә алмый. Ике ел якындагы Ленин комсомолы исемендәге театр каршындагы кафеда грузчик булып эшли.

     1958 елда Ватаняр Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультеты каршындагы африканистика кафедрасынаның беренче курсына алына. Университетны иң яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм аны аспирантурада калдыралар. 1967 елда тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация, сигез елдан соң докторлык кандидатлыгына диссертация яклый.

      Ленинград дәүләт университетының икътисад  факультетында кече фәнни хезмәткәр, А. И. Герцен исемендәге Ленинград педагогия институты доценты, профессор…  

         1987 елдан Ленинград дәүләт университеты африканистика кафедрасы профессоры. 1994 елдан Санкт — Петербург дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультеты дөнья сәясәте кафедрасы мөдире.

      1990 елда Ленинград дәүләт советы депутаты итеп сайлана. 1991–1996 елларда — мэр киңәшчесе —  Санкт-Петербург хөкүмәте рәисе ярдәмчесе.  1994 — 2011 елларда Санкт-Петербург Законнар Чыгару Дәүләт Җыелышы  депутаты.

      2006 елда ул җитәкләгән фәнни коллектив Петербургта әйдәп баручы дип табыла, хезмәтләре АКШ, Германия, Финляндия һәм Эфиопиядә басыла.

      Ватаняр Яхья 300гә якын  фәнни хезмәт , уннан артык монография авторы.

      Ватан алдындагы фәнни хезмәтләре өчен Ватаняр Сәид улы Яхъя  «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены  һәм медальләр белән бүләкләнә.

   Вантаняр африка, эфиопия, лингвистика, әдәбият юнәлеше, икътисад һәм сәяси география, дөнья сәясәте буенча 400гә якын фәнни эш яза. 1998 елда аңа «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Профессор  АКШ, Израиль, Германия һәм Финляндия университетларында лекция укый. Утызга якын сәяси һәм тарихи кандидатлар әзерли. Аның җитәкчелегендә дүрт докторлык диссертациясе яклана.

      Бөтен гомере буена Ватаняр Сәид улы ватан фәненә һәм мәгърифәткә фидакарь хезмәт итә. Аның фәнни һәм педагогик эшенең күп өлеше үзенең туган уку йорты — Санкт Петербург дәүләт университетында уза.

      Ватаняр Сәид улы Яхъя фәнни хезмәтләре өчен «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

    Россия Федерациясенең атказанган фәнни эшлеклесе, Санкт — Петербург дәүләт университетының почетлы профессоры, билгеле көнчыгыш белгече — африканист, әлеге университетта халыкара мөнәсәбәтләр факультетына нигез салучы дөнья сәясәте кафедрасының күпъеллык мөдире һәм тарих фәннәре докторы Ватаняр Сәид улы  Яхъяның гомере 2020 елның 17 июнендә өзелә.

           Петербургның Законнар Чыгару Җыелышы (рәисе Вячеслав Макаров) милләттәшебезнең күпкырлы фәнни эше һәм исеме тарихка керергә тиеш дип исәпли.  Менә шулай Ватаняр Яхья исемендәге студентлар премиясе барлыкка килә.

       Мәкаләне язганда ачык мәгълүмат чыганаклары файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова,  «Питер татар » порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

,
Похожие новости