26 майда төрле шәһәрләрдә Каюм Насыйри үзәкләрендәге татар теле курслары тәмамлануы булды.Укучылар рәхмәт хатларын алдылар.
Татарстан Республикасы хакимияте татар теленә өйрәтүгә үз төбәгендә генә түгел, башка Россия регионнарында да, хәтта БДБ илләрендә дә зур игътибар бирә. Моның белән 2014 елда ачылган Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар факультеты каршындагы Каюм Насыйри институты шөгыльләнә. Аның филиаллары – Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәкләре – төрле шәһәрләрдә бар: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Уфада, Чабаксарда, Ульяновскта, Самарада, Пензада, Тубылда, Пермь крае Барда авылында, Астанада, Ташкәнттә, Бишкәктә, Бакыда. Аларның һәркайсысында татар теле курслары һәм татарлар белән бәйләнгән мәдәни чаралар оештырыла.
Мин Санкт-Петербургта яшәгән сәбәпле, Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри үзәге белән хезмәттәшлек итәм. 2016 елда мин, 19 яшьтәге үсмер, ул вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасы даими вәкиллеге каршындагы урнашкан Каюм Насыйри үзәгендәге татар теле курсларына укучы булып йөргән булсам, хәзер шул үзәктә үз теләгем белән үзем, анда эшләүче методистка Фирая Рәшитовага булышып, кайвакыт укучыларга авыр грамматик темаларны аңлатам (бездәге үзәк хәзер Чайковский урамындагы Татар мәдәни үзәгендә эшли). Петербургта татар теле курслары бик популяр, анда төрле яшьтәге кешеләр, төрле милләтләр вәкилләре, хәтта бөтен гаиләләр дә йөриләр. Шуңа күрә курслар югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш. Татар теле методисты Фирая ханым (татар теленнән тыш, ул гарәп һәм инглиз телләренә укыта) үз эшендә өч дәреслек белән куллана – К. С. Фәтхуллова, А. Ш. Юсупова, Э. Н. Денмөхәммәтованың «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Рус телендә сөйләшүчеләр өчен татар теле дәреслеге. Башлангыч дәрәҗә», Л. Х. Шәяхмәтованың «Татарский для начинающих» китаплары һәм минем «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» дигән китабым белән. Мин үземнең китабымда аңлатылган татар фигыле нигезен аның инфинитивыннан ничек табу алгоритмын һәм изафә төзмәләре төрләрен аңлаттым, укучыларга бу бик файдалы булганы сизелә иде.
26 майда Петербургта һәм башка шәһәрләрдә Каюм Насыйри үзәкләрендәге татар теле курслары тантаналы итеп тәмамланды. Бар укучылар һәм укытучылар Казан федераль университетыннан рәхмәт хатларын алдылар.
Рәхмәт хатларын алганнарның берсе Эльвира Сәхәбетдинова Петербургтагы татар теле курсларына ике ел инде йөри. «Миңа татар телен өйрәнү җиңел бирелә дип әйтеп булмый, чөнки эшнең күп булуы аркасында көн саен аның белән шөгыльләнә алмыйм, кызганычка каршы. Татар телен өйрәнә башладым, чөнки һәрвакыт аны беләсем килә иде, туган телне белмәгәнемнән элек үкендем. Миңа курсларда өйдәге кебек атмосфера булуы, һәртөрле мәгърифи чаралар ошый, анда мин татар халкы мәдәнияте турында күп белеп калам», – ди Төньяк башкалабызда яшәүче яшь татар кызы.
Укытучы Фирая Рәшитова үзе алып йөргән курслар хакында менә нәрсә сөйли: «Санкт-Петербургтагы курсларда яңа методлар эшкә алына. Мин укытучы-методист буларак үземнең профессиональ һәм иҗади потенциал белән файладанам. Укуда иң төп эш – укучыларның мотивациясе. Курслар аларга тел мохитенә чумарга мөмкинлек бирә. Шуннан тыш, бездә мәдәни, мәгърифи юнәлгәнлекләр бар. Безнең укучыларыбыз – төрле яшьтә, төрле милләтләр вәкилләре, алар татарчаны төрле дәрәҗәдә беләләр, әмма барысының да нык мотивациясе булган», – ди ул.
Әйтергә кирәк: Татарстан тышында эшләүче татар теле методистлары үз эшен нык яраталар, курсларга йөргән кешеләрнең татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынуы аларны дәртләндерә. Мәсәлән, Мәскәүдәге Каюм Насыйри үзәгендә һәм татар телле М. Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәптә эшләүче татар кызы Альбина Вәлиева: «Безгә 18 – 60 яшьтәге кешеләр йөри. Татар теле монда төрле милләтләр вәкилләренә кызыклы, татарларга гына түгел, бездә руслар да бик күп. Кемдер Татарстаннан килгән булган, кемдер татар мәдәнияте белән кызыксынган, нәкъ шундый кешеләр дә бик күп. Укучыларның күбесе – татарлар, ләкин, мәсәлән, руслар ни өчен татар телен өйрәнә? Алар Татар мәдәни үзәгенә килеп, татар биюләрен күреп, концертларын карап китеп киләләр. Кемдер татар кызына өйләнгән яки, киресенчә, татар егетенә кияүгә чыккан, шуңа телне өйрәнергә кирәк диләр. Бар укучылар да бик тәртипле. Үзем исә кечкенәдән курчаклар белән уйнап аларны укыта идем, үз теләгем белән татар филологиясе бүлегенә татар теленә укытасым килә дип кердем. Минем белемнәрем белән бүлешәсем, уртаклашасым килә. Мәскәүгә килгәч тә, татар теленә укытасым килде. Шуңа күрә миңа үз һөнәрем ошый», – ди.
Үз һөнәре Екатеринбургта татар теленә укытучы Алинә Хәйруллинага да ошый. Ул Казанда укыган, аннары Петербургта эшләгән, аннары исә, кияүгә чыккач, Екатеринбургка күчкән һәм анда да татар теле укытучысы булып урнаштырылган. 26 майда ул да курсларны тәмамлаган, укучыларына сертификатлар тапшырган. Екатеринбургта да татар телен өйрәнергә теләүчеләр күп, Алинә туташ үз укучылары белән горурлана.
Шуңа күрә татар теленә һәркайда өйрәтәләр дип әйтергә мөмкин. Көзен Каюм Насыйри үзәкләрендә татар телекурслары яңадан башланачак. Татарларның теле белән бар кызыксынучыларга үз мөмкинлеген югалтмаска киңәш итәр идем!
Максим Кузнецов
Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре, «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы авторы.