Экспофорум «конгресс — күргәзмә үзәгендә Петербург халыкара икътисадый форумы — 2024 бик уңышлы эшләде , дип әйтергә мөмкин.
Халыкара икътисад форумы дүрт көн барачак һәм 8 июньдә тәмамланачак.
Санкт-Петербург өч көнгә дөнья икътисады башкаласына әверелә. 5 июньдә елның иң масштаблы һәм әһәмиятле эшлекле вакыйгасы старт алды. Петербург халыкара икътисад форумы инде күптән бизнес өлкәсендә диалог һәм элемтәләрне үстерү өчен әйдәп баручы мәйдан булып тора. Санкцияләргә карамастан, 2024 елда җәйнең төп саммитына 136 илдән һәм территориядән 17 мең катнашучы килә.
Агымдагы елда форумның төп темасы «күпполяр дөньяның нигезе — яңа үсеш нокталарын формалаштыру» дип атала.
Эшлекле программа бу юлы дүрт темага бүленә: дөнья икътисадының күпполяр моделенә күчү, Россия икътисады: яңа циклның максатлары һәм бурычлары, лидерлыкны тәэмин итүче технологияләр һәм сәламәт җәмгыять, гадәти кыйммәтләр һәм социаль үсештә дәүләт өстенлекләре.
Программада төрле форматтагы 150дән артык чара, шул исәптән пленар утырыш, стратегик сессияләр, дискуссияләр, эшлекле иртәнге ашлар, телебәхәсләр һәм питч-сессияләр ( үз эшең һәм идеяләрең хакында сөйләү ) бар.
Төп темадан тыш, форум барышында икътисадның төрле тармакларында Халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәреләчәк, Төньяк диңгез юлын халыкара транспорт коридоры буларак үстерү мөмкинлекләре, шулай ук кадрлар кытлыгы белән көрәш ысуллары турында фикер алышачаклар.
Гадәт буенча, ПМЭФ кысаларында 10нан артык ил-ара бизнес-диалоглар узачак. Аерым алганда, Кытай, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Латин Америкасы дәүләтләре, Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе илләре эшлекле берләшмәләре вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.
Форумны ачу тантанасы пәнҗешәмбе, 6 июньгә планлаштырылган Форумның пленар утырышында җомга көнне, 7 июньдә, Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.
Форумда катнашучылар арасында Боливия Президенты Луис Арсе, Венгриянең Тышкы эшләр министры Петер Сийярто, «Газпром нефть» генераль директоры Александр Дюков, ВТБ идарәсе президенты — рәисе Андрей Костин, «Северсталь» ПАО Директорлар советы рәисе Алексей Мордашов, Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук, FESCO президенты Аркадий Коростелев, генераль директор, идарә әгъзасы һәм ПАО Директорлар советы әгъзасы «ФосАгро Михаил Рыбников һәм башкалар бар.
Моннан тыш, ПХИФ (ПМЭФ) кысаларында «Дару куркынычсызлыгы» форумы, » Эшлекле егермелек» форумы, креатив бизнес форумы һәм яшьләр икътисады форумы узачак.
Быел форумның кунак-дәүләте Оман булачак
Рәсми исеме Оман Солтанлыгы Алгы Азиядә, Гарәбстан ярымутравының көньяк-көнчыгышындагы дәүләт. Башкаласы: Маскат.
Оман Көньяк-Көнбатыш Азиядә кечкенә гарәп дәүләте. Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Йемен белән чиктәш. Төньякта Оман Култыгы, Көнчыгышта һәм Көньякта Гарәп диңгезе белән юыла.
Оман ниндидер республика һәм хәтта патшалык та түгел, ә Солтанлык. Биредә барысын да Солтан «Мең дә һәм бер төн» әкиятләрендәге кебек алып бара. Соңгы 49 елда ил белән зирәк Солтан Кабус идарә итә.
Гомумән алганда, Солтан Кабус үзен либераль хаким итеп күрсәтә: ул хатын-кызлар хокукларын яклый. Гарәпләр, гадәттә, яһүдләр белән дошманлык итсәләр дә, кунакка Израиль премьер — министрын чакыра. Елына бер тапкыр җирле халыкка кредитлар бурычларын гафу итә. Илдә дә, дөньяда да шундый игелекле булырга аңа нефть һәм газ сатудан кергән югары керемнәр ярдәм итә. Кыска гына вакыт эчендә ул Оманны ялан чүлдән яхшы юллары , зур аэропорты һәм бөтен дөньядан килгән күп санлы чит ил кешеләре килгән чәчәк атучы илгә әйләндерә алган.
2020 елның гыйнварында 79 яшендә Солтан Кабус вафат була. Аның балалары булмаганлыктан, хакимият аның икетуган энесе Хайтемга күчә. Кабус бу хакта үзенең соңгы хатында боера. Яңа Солтан тынычлык сөюче һәм акыллы сәясәтне дәвам итәргә вәгъдә итә. Әмма Якын Көнчыгышта вакыйгаларның чынлыкта ничек булачагын алдан әйтү һәрвакыт авыр. Яшибез, күрербез, диелә ачык мәгълүмат чыганакларында.
Татарстан һәм Башкортостан күргәзмәләрен 06 июньдә ачу каралган.
Форум уздырылган көннәрдә Петербургта җылы һава торышы урнашачак, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез һава плюс 21-26 градуска кадәр җылыначак. Табигатьнең мәрхәмәтлелеге Халыкара икътисад форумындагы мөнәсәбәтләргә дә күчәр дигән өмет бар.
Мәкаләне әзерләгәндә ачык мәгълүмат чыганаклары файдаланылды.
Зәрия Хәсәнова, «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.