Казан шәһәрендә А.Мәҗитов музеенда Петербург рәссамы Рәмзия Зиннәтованың шәхси күргәзмәсе ачылды

Зиннәтова Рәмзия Шәйди кызы Казанда туа. 1973 елда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген, ә 1980 елда И.Е. Репин исемендәге сәнгать академиясенең график факультетын тәмамлый.