27 гыйнварда “иң ягымлы кыз”ыбыз үз кечкенә юбилеен билгеләп үтә

27 гыйнварда үз юбилеен билгеләп үтүче Диләрә Йосыпованы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмәгатендә белмәүче кеше юктыр.

Татар кулъязмалары нәрсә турында сөйләвен-сөйләмәвен Әлфрид Бостанов белә

Шимбә көнне, 24 гыйнварда, Санкт-Петербургтагы Милли әдәбиятлар китапханәсендә Россиядә һәм чит илләрдә дә танылган яшь татар тарихчысы Әлфрид Бостанов белән очрашу булып узды.

Татар җырларына биергә – “Питер буйлары” белән!

3 гыйнвардан 4 нчесенә каршы төндә Санкт-Петербургта яшәүче татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы яшьләр өчен татарча-башкортча дискотека үткәрде. Кичә алып баручысы Юлия Хохлова Диджей Илгиз Шәһәребездә татар иҗтимагый…

Әдәбимарафончылар Яңа ел бәйрәм итә белә!

17 декабрьдә Петербургта яши торган “Әдәби марафон” акциясендә катнашкан татар хатын-кызлары үз яраткан акциясенә һәм Яңа ел каршы алуга багышланган кичә оештырып булдылар.

“Татары на берегах Невы” чарасы ничек булып үтте?

Узган шимбәдә, 14 декабрьдә, Бассейная урамы, 32 йорт, 1 бина адресында урнашкан “Россия – моя история” күргәзмә комплексында зур “Татары на берегах Невы” чарасы булып узды.

Журналист Радик Әмиров үз “Исламский этикет” китабын тәкъдим итте

Кичә, 8 декабрьдә, Санкт-Петербургта, Невский проспект, 46 адресындагы “Буквоед” китаплар кибетендә, журналист Радик Әмиров җәмәгатькә үзенең яңа китабын тәкъдим итте, аның исеме “Исламский этикет”.

Санкт-Петербургтагы “Җәлил укулары”нда балалар да, олылар да катнашты

1 декабрьдә Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәгендә татар каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Җәлил укулары” дигән чара булып узды.

Без бел(мә)гән тарих. Кем ул Газиз Айдарский?

Юбилей елларында Газиз Айдарскийны искә алу кичәләрен аның кызы Әлфия апа Айдарская үз инициативасы, дуслары, танышлары ярдәме белән әзерли. Быел аңа 125 яшь тулган булыр иде. Әлфия апаның үзенә дә 100 яшь тулып килә инде. Шулай да, сәхнәгә чыгып, әтисе турында бик матур истәлекләр сөйли алды.

Беларусьта Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты үзәге ачылды

Беларусь башкаласы Минскта Беларусь дәүләт технология университеты базасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Каюм Насыйри институты үзәге ачылды.