Шимбә көнне, 24 гыйнварда, Санкт-Петербургтагы Милли әдәбиятлар китапханәсендә Россиядә һәм чит илләрдә дә танылган яшь татар тарихчысы Әлфрид Бостанов белән очрашу булып узды.

Әлфрид Бостанов Омск шәһәрендә туып үскәч, Ф. М. Достоевский ис. Омск дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлагач, фән өлкәсенә барып булган. Аны үз халкының тарихы, дине һәм мәдәни мирасы кызыксындырып торганнар, шуңа күрә ул татар кулъязмаларын өйрәнеп башлаган. Бу өлкәдә ул зур нәтиҗәләргә ирешкән, күп фәнни мәкалә һәм берничә монография бастырып чыгарган. Яшь булуына карамастан, ул берничә ел хәтта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры урынбасары булып эшләгән. Хәзер Әлфрид Бостанов фән өлкәсендә эшләмәсә дә (ул “Түбәтәй” татар милли кафелары челтәре тышкы эләмтәләр буенча директоры булган, туган халкына башка өлкәдә хезмәт итә, димәк), иске кулъязмаларга карата кызыксынуын онытмыйча, алар турында җәмәгатькә ачык лекцияләрдә сөйли.

Шәһәребездә Әлфрид Бостановның лекциясе зур кызыксыну уятты. Аны тыңларга татар җәмәгате вәкилләре, башка мөселман өммәте вәкилләре дә, Милли әдәбиятлар китапханәсе укучылары һәм дуслары да килде. Иске заманнарда кебек, мөгаллим тирәсендә утырып, кунаклар татар кулъязмалары турында кызыклы фактлар тутырган лекцияне тыңлый иде. Мәсәлән, җыелганнар авылларда яши торган татарлар үз иске кулъязмаларны изге, бәрәкәт иясе итеп саный иде, шуңа күрә совет вакытында да аларны галимнәргә-тикшеренүчеләргә бирергә теләми иде дип белеп алдылар. Татарларда Урта гасырлардан бирле бай язма мәдәният булган, ләкин өйрәнгән татар халкы вәкилләре татарча гына түгел, фарсыча да язганнар икән. Фарсы теле шәрыкъ халыклары өчен әдәбият, шигърият теле булган, шуңа күрә дә хәзерге татар әдәби телендә фарсы алынмалары шактый.

Иске татар кулъязмаларын ипләп сакларга һәм өйрәнергә кирәк, дип саный Әлфрид Бостанов

Кулъязмалар – бу китаплар, гыйльми һәм әдәби әсәрләр генә түгел, бу шәхси хатлар да. Һәм шундый хатларда да аерым гаиләләрнең тарихыннан гыйбарәт булган бөтен халыкның тарихы чагыла. Шәхси хатлар – антропологлар өчен мөһим тарихи чыганаклар. Ләкин еш кына алар гаиләләрдә сакланмый; сакланса да, алар архивка эләгеп, анда да югала ала. “Без нәрсә саклап торуыбызны еш белмибез”, – ди Әлфрид Бостанов, шундый хәлне ул зур мәсьәлә итеп саный. Татар халкының кулъязмаларда булган мәдәни мирасын хөрмәт итәргә һәм өйрәнергә кирәк, дип саный тикшеренүче, һәм бар кунаклар да аның белән риза булдылар.

Лекция вакытында ук Әлфрид Бостановның дуслары җыелганнарны чәй, чәкчәк һәм кәнфитләр белән сыйлый иделәр, шуның сәбәпле дә бу очрашу бик уңайлы иде һәм беркемне дә битараф калдырмады.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , ,
Похожие новости