Петербург татарлары җитди чараларга: конференцияләргә, китаплар презентацияләренә, милләтара концертларга гына йөрмиләр, кайвакыт үзләре өчен дә күңелле чаралар уздыралар. Һәм бу дөрес: тормыш эштән генә гыйбарәт түгел, күңел ача дә белергә кирәк.

17 декабрьдә Рәсимә Фатыйхова һәм Линара Николашкина җитәкчелегендә Петербургта яши торган “Әдәби марафон” акциясендә катнашкан татар хатын-кызлары Горьковская метро станциясе янындагы “Coffee Аrt Hall” кафесында үз яраткан акциясенә һәм Яңа ел каршы алуга багышланган кичә оештырып булдылар. Дусларын чакырып, алар бергә бөтен күңел ачу программасын әзерләгәннәр: анда татарча дискотека да, “Нур” ансамбле чыгышлары да, конкурслар да, тагын да күп нәрсә булды. Мин үзем дә “Әдәбимарафончылар” чакыруы буенча бу кичәгә кушылып булдым, татарлар арасында танылган җырчы Марат Яруллинның “Бураннарда адаштым” җырын башкарырга кыюландым. Мин һәрвакыт төрле җырлар нәкъ артистлар җырлаган кебек башкарырга тырышкан (шундый мавыгуым бар), ә Марат Яруллинның тавышы минекенә охшаш булмаган сәбәпле, миңа бу үз-үземә куйган бурыч җиңел түгел иде, ләкин, үзем уйлавымча, мин моны яхшы үтәдем. Фәнни хезмәткәр өчен гадәти булмаган казаныш!

Кичә башында бар җыелганнарны да Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аннары Рәсимә Фатыйхова “Әдәби марафон”да катнашканнарны рәсми дипломнар һәм китаплар белән бүләкләде. Петербургта яши торган “Әдәбимарафончылар” күп! Бүләкләнгәннәр арасында – Әлфия Мәүлетова, Фирая Рәшитова, Диләфрүз Мангушева, Фәридә Гренда, Әлфия Сайфиева, Линара Николашкина, Зөбәрҗәт Ягъфәрова, Зифа Иванова, Айсылу Зәйнуллина, Флизә Әхмәдуллина, Рәхимә Моисеева, Янифә Федосова, әлбәттә йолдызчыгыбыз Диләрә Йосыпова һәм әнисе Рушания Йосыпова һәм башкалар да. Менә ничә татар әдәбиятын яратучы шәһәребездә яши!

Аннары җырлар һәм биюләр тутырган кичә башланды. Үз чыгышлары белән җыелганнарны Линара Николашкина, Гүзәл Ләһ, “Нур” ансамбле һәм башкалар да шатландырдылар. Барыбызга да бу “Әдәбимарафончылар”ның Яңа ел кичәсе бик ошады, ул гадәткә әверелер дип ышанасы килә.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Оставить комментарий

, , , , , , , , ,
Похожие новости