Баулыда рәссам Рәшид Гилазовның картиналар Галереясы эшли

Бу рәссам безнең Баулы кияве, аның тормыш иптәше Хәлидә Гилазова – Баулы кызы. Бу иҗади гайләнең элекке елларда җәй буе Баулыда, Хәлидә ханымның Муса Җәлил урамындагы туган йортында яшәп, иҗади ялда булуларын, атнаның пәнҗешәмбе көнендә “Гилазовские четверги” дип аталган, шәһәрнең күренекле кешеләре белән җыелышып, матур кичәләр уздырулары турында мин үзем дә социаль челтәрләрдән укып белә идем.