Бу көннәрдә Санкт – Петербургтагы Россия Федерациясе Президенты эшләре идарәсенең Президент китапханәсе бинасында (Сенат мәйданы, 3нче санлы йорт) хәвефсезлек мәсьәләләрен алып баручы БРИКС һәм БРИКС плюс дәүләтләре югары вәкилләре очрашуы бара. Хәвефсезлек мәсьәләләре өчен җаваплы БРИКС һәм БРИКС плюс дәүләтләре
югары вәкилләренең ундүртенче очрашуына төньяк башкалага йөзләрчә журналист килгән.
Алар рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшәләр , үз телләрендә репортажлар тапшыралар.
Мин аларга соклану аша кызыгып карыйм. Эчтән генә һәркайсына уңыш телим.
Туган телеңдә сөйләшү зур бәхет бит ул!

Мин дә үзебезнең “Питер Татар” порталы шеф – мохәррире Равил Зөфәр улы Закировка оператив рәвештә мәкалә җибәрергә булдым. Үзебезнең ана телендә!

Дөньякүләм җирдән килгән матбугат вәкилләре өчен заманча бик уңайлы компьютерлар куелган. Әмма аларда рус һәм инглиз телләрендә генә язып була икән шул.
Мин китапханә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем.

  • У нас нет татарского языка
    -Как это нет !?
  • В нашей многонациональной Родине все языки равны. В Петербурге вышла первая татарская газета. Атаулла Баязитов һәм “Нур – Свет” гәзите хакында йөгерек лекция тыңлаганнан соң , акыллы киңәш бирделәр .
    Может помочь только Николай Николаевич !
    Николай Николаевич Краснов (Волгоградта туган ) әлеге китапханәдә компьютерларның өзлексез эшләве өчен җаваплы икән.
  • Давайте , попробуем ! – дип тотынды һәм компьютерга татар кириллицасын урнаштырды да.
    Компьтерсыз чорда туган минем өчен интернет кайвакыт катлаулы киртәләр куя.
    Хәзерге югары технологияләр чорында бетмәс- төкәнмәс мөмкинлекләр туды. Шунлыктан, бәлки компьютерга татар теле урнаштыру табигый хәлдер.
    Әмма, ничек кенә булмасын, мин шушы кечкенә вакыйгадан бик зур ләззәт алдым һәм рәхәтлек кичердем.
    Һәрхәлдә төньяк башкаланың Президент китапханәсендә татар теленең барлыгын һәм яшәвен белделәр !
    Фотода Николай Краснов. Зәрия Хәсәнова,
    Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе .

Николай Краснов

Җавап калдыру

Похожие новости