КФУ профессоры, Каюм Насыйри институты директоры, Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Әлфия Йосыпова XIX гасырда чыккан татарча сүзлекләр турында лекция укыды. Ул сүзлекләрнең үзенчәлеге турында сөйләде.
«XIX гасырда барлыгы 13 татарча-русча, русча-татарча сүзлек басылып чыга. Шуларның 10ы – татарча-русча, 3се – русча-татарча сүзлек. Аларны, нигездә, төрле уку йортларындагы татар теле мөгаллимнәре төзи. Россиядәге китапларның библиографиясен карасак, XIX гасырда барлыгы ике телле 140 сүзлек басылып чыга, татар теле сүзлекләре беренче урын алып тора. Күбесенчә татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр чыккан», – диде ул Казанның Гавами урыннар бинасы янында оештырылган лекциядә.
Аның әйтүенчә, беренче сүзлекләр XVII-XVIII елларда ук барлыкка килә, ләкин алар кулъязма рәвешендә генә була. «Аларны Россиянең төрле почмакларында сату иткән татар сәүдәгәрләре төзи. Тора-бара зур, академик сүзлекләр дә төзелә башлый. Беренче шундый сүзлек булып – Сәгыйть Хәлфинның 1785 елда төзелгән кулъязма сүзлеген атый алабыз. Ул сүзлектә 10 меңләп сүз була», – диде ул.
Әлфия Йосыпова 1800 – 1891 еллар аралыгында сүзлекләр кабат-кабат басылып чыгуын әйтте.
«Димәк, аларга ихтыяҗ булган. Тубылның София соборында рухани булып эшләгән тюрколог Иосиф Гигановның икенче рус-татар академик сүзлеге 1804 елда Санкт-Петербург типографиясендә басылып чыга. Анда 12 меңнән артык сүз теркәлә. Бу беренче диалектологик сүзлек булып тора, чөнки автор Себер татарларының җирле сөйләшенең лексик материалын теркәп калдырган. Бу лексемаларның күбесе хәзерге вакытта да Себер татарлары телендә актив кулланыла», – дип билгеләп үтте ул.
Аның әйтүенчә, Александр Троянскийның 1833 һәм 1835 елда чыккан сүзлекләрендә татар, гарәп-фарсы алынмалары кертелә. «Биредә татар теленең бөтен байлыгын күреп була. Диссертацияләрдә сүзлек турында искәртеп узабыз, кыскача анализ ясыйбыз. Кызганыч, бу сүзлек аерым монографик планда әле өйрәнелмәгән», – диде галим.
«Оренбург крае наместнигы Иван Неплюев акчасына ачылган Кадет корпусы тәрҗемәче-офицерлар әзерләгән. Биредә көнчыгыш телләре, шул исәптән татар теле дә укытылган. Бу уку йортында Салихҗан Кукляшев та эшли. Салихҗан Кукляшев «Диване хикаяте татар» дип исемләнгән хрестоматиясенә кушымта буларак «Татар хрестоматиясе сүзлеге»н төзи», – диде Әлфия Йосыпова.
Ул әлеге сүзлектә бары тик хрестоматиядәге гарәп, фарсы, төрек теленнән татарчага тәрҗемә ителгән сүзләр генә урын алуын (3546 лексик берәмлек) әйтте. «Моны XIX гасырдагы татар әдәби теленең үрнәк сүзлеге дип атый алабыз. Биредә телнең диалект формалары юк. Телдә кулланылган гарәп һәм фарсы теленнән алынма сүзләр күп», – дип аңлатты ул.
1900 елда Чистай мәдрәсәсенең рус теле укытучысы Мирсәет Юнысов төзегән «Татарско-русский словарь наиболее употребительных слов и выражений» сүзлеге (5 мең сүз) Казанда бертуган Кәримовлар типографиясендә мең данә белән басылып чыга. «Бу данә күләме күрсәтелгән беренче сүзлек, аңа кадәр чыккан сүзлекләрдә данә күрсәтелми. Шул ук вакытта Юнысов мәдрәсә шәкертләренә рус теленнән үзөйрәткеч төзи», – диде ул.
Кызганыч, татар телен өйрәнгәндә ярдәмлек буларак билгеләнгән әлеге лексикографик хезмәт татар теле лексикасына багышланган лингвистик тикшеренүләрдә телгә алынмый диярлек.
XIX гасырда чыккан сүзлекләр арасында зур урынны галим-энциклопедист Каюм Насыйри хезмәтләре алып тора. 1878 елда аның «Татарча-русча лөгат китабы» (3 мең сүз), 1891 елда «Краткий татарско-русский словарь с прибавлением некоторых славянских слов с татарским переводом», 1892 елда «Полный русско-татарский словарь с дополнением из иностранных слов, употребляемых в русском языке как научные термины» дигән сүзлекләре чыга.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-galime-xix-gasyrda-rossiyada-baslyca-tatarca-rusca-rusca-tatarca-suzleklar-basylgan-5872414