14 апрельдә Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире Алексей Арзамазов һәм шул ук лабораториянең фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов белән очрашу уздырды. Очрашуда Максим Кузнецовның “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” дигән китапны яңадан бастыру белән бәйләнгән сорау каралды. Разил Зиннәтуллин бу сорауның Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан чишелгәнен хәбәр итте.

2022 ел ахырында Татарстан китап нәшриятында Максим Кузнецовның “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабы дөнья күрде. Ул бик тиз арада популярлыкка ирешкән сәбәпле, аның басма экземплярлары һәркайда бетте: нәшриятның кибетләрендә дә, маркетплейсларда да. Ләкин татар телен өйрәнергә теләүче кешеләр автордан хәзер дә еш кына: “Сезнең китабыгызны ничек сатып була?” – дип сорый. Бу китап төрле шәһәрләрдәге Каюм Насыйри институтларында татар теле курсларында да кулланыла. 2024 елда Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты татар теле укытучысы Фирая Рәшитова һәм аның укучылары Артём Кураев һәм Алла Панованың тәкъдиме буенча шул вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиленең вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенә Васил Шәйхразыевка Максим Кузнецовның китабын яңадан, икенче тираж белән бастыруда ярдәм күрсәтү үтенече белән рәсми рәвештә мөрәҗәгать иткән. Бөтендөнья татар конгрессы, бу Петербургтан мөрәҗәгатьне эшкә алып, китап белән танышып, аны рецензияләү өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына юнәлдергән. Андагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова Максим Кузнецовның китабын яңадан бастыру рөхсәт бирүче рецензия язгач, бу сорау өстендә эшләү яңадан башланды. Разил Зиннәтуллин Алексей Арзамазов һәм Максим Кузнецовка хәбәр иткәнчә, китапны яңадан бастыру соравы чишелгән, хәзер исә моның өчен акча эзләнә. Быел ул эзләнеп табылыр дип ышанып була. Һәм татар теле белән кызыксынучылар бу китапны кабат басма формасында сатып ала алачаклар.

Электрон формада Максим Кузнецовның китабын хәзер дә Татарстан китап нәшрияты сайтыннан сатып алып була. Тиздән шул ук нәшриятта аның “Эпӗ чӑвашла калаҫатӑп. Чувашский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабы басылып чыгачак, Алексей Арзамазовның “Татарча сөйләшик. Интенсивный курс татарского языка” үзөйрәткече дә басылуга әзерләнә.
14 апрельдә узган очрашуда Алексей Арзамазов Разил Зиннәтуллинга Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясенең “Языки и культуры народов Республики Татарстан” проекты турында сөйләде. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплаган һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылучы проект кысаларында Татарстан халыклары телләре буенча үзөйрәткәчләр басылып чыга. Бүгенге көнгә шул сериядә Алексей Арзамазовның “Мон ачим” удмурт теле үзөйрәткече һәм “Марла кутырем” мари теле үзөйрәткече, шулай ук Максим Кузнецовның “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабы дөнья күрделәр. Яңа татар һәм чуваш телләре үзөйрәткечләре чыккач, галимнәр эрзя теле үзөйрәткечен язарга ниятләнәләр. Максим Кузнецов исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына “Питер.Татар” порталы эшләве турында сөйләде. Разил Зиннәтуллин галимнәрнең эшенә дә, аларның үзе белән татарча сөйләшкәненә дә (икесе өчен дә бу тел туган тел булмаса да) югары бәя бирде.

Татар теле үзөйрәткеченең һәм әлеге мәкаләнең авторы аның китабын яңадан бастыруда ярдәм күрсәткән бар кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Бу хакта русча да укыгыз: Всемирный конгресс татар переиздаст книгу Максима Кузнецова по татарскому языку.
Текст: Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
[…] Читайте об этом также на татарском языке: Бөтендөнья татар конгрессы Максим Кузнецовның татар т…. […]