Петербург парламенты «Студентларга Санкт — Петербург Законнар Чыгару Җыелышының Профессор Ватаняр Сәид улы  Яхъя исемендәге премиясен булдыру» карары проектын тикшерә.  Санкт — Петербург  дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр  факультетында белем алучы студентларга милләттәшебез Ватаняр Сәид улы Яхъя исемендәге еллык премия бирү тәкъдиме белән Санкт — Петербург Законнар Чыгару Җыелышы рәисе, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге сәркәтибе Вячеслав Макаров чыкты. Карар кабул ителгән очракта  Санкт — Петербург дәүләт университетында белем алучы иң яхшы өлгереш күрсәтүче студентларга милләттәшебез Ватаняр Сәид улы Яхъя  исемендәге премия биреләчәк. Лаеклы студентлар исемлеген әлеге факультетның галимнәр советы тәкъдим итәчәк.

Кем ул Ватаняр Сәид улы Яхъя? Ни өчен мондый дәрәҗәгә лаек? Ватаняр Яхъя Русия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Санкт-Петербургның I, II, III һәм IV чакырылыш Законнар Чыгару Җыелышы депутаты.

Милләттәшебез 1938 елның 18 сентябрендә Ленинградта күпбалалы татар гаиләсендә туган. Гаиләдә өч малай һәм ике кыз туа, барысы да белем ала.  Ватаняр үз уңышлары белән, беренче чиратта, әти — әниемә бурычлымын, дип кабатларга яраткан була.

Бөек Ватан сугышы елларында  Алтай ягына эвакуацияләнә. Сугыш тәмамлангач Ленинградка кайта.

Мәктәпне тәмамлаган елны ук Ватаняр укырга керә алмый. Ике ел якындагы Ленин комсомолы исемендәге театр каршындагы кафеда грузчик булып эшли.

1958 елда Ленинград университетының көнчыгыш факультеты каршындагы африканистика кафедрасына укырга керә. Университетны иң яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм аны  аспирантурага алалар. 1967 елда тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация, сигез елдан соң докторлык кандидатлыгына диссертация яклый.

 Ленинград дәүләт университетының икътисад  факультетында кече фәнни хезмәткәр, А. И. Герцен исемендәге Ленинград педагогия институты доценты, профессор  

1987 елдан Ленинград дәүләт университеты африканистика кафедрасы профессоры. 1994 елдан Санкт — Петербург дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр  факультеты   дөнья  сәясәте кафедрасы мөдире.

Бөтен гомере буена Ватаняр Сәид улы ватан фәненә һәм мәгърифәткә фидакарь хезмәт итә. Аның фәнни һәм педагогик эшенең күп өлеше үзенең туган уку йорты — Санкт — Петербург дәүләт университетында уза.

1990 елда Ленинград дәүләт советы депутаты итеп сайлана. 1991–1996 елларда — мэр киңәшчесе —  Санкт-Петербург хөкүмәте рәисе ярдәмчесе.  1994 — 2011 елларда Санкт-Петербург Законнар Чыгару Дәүләт Җыелышы  депутаты.

2006 елда ул җитәкләгән фәнни коллектив Петербургта әйдәп баручы дип табыла, хезмәтләре АКШ, Германия, Финляндия һәм Эфиопиядә басыла.

 Ватан алдындагы фәнни хезмәтләре өчен Ватаняр Сәид улы Яхъя  «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены  һәм медальләр белән бүләкләнә.

Вантаняр африка, эфиопия, лингвистика, әдәбият юнәлеше, икътисад һәм сәяси география, дөнья сәясәте буенча 400гә якын фәнни эш яза. 1998 елда аңа «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Профессор  АКШ, Израиль, Германия һәм Финляндия университетларында лекция укый. Утызга якын сәяси һәм тарихи кандидатлар әзерли. Аның җитәкчелегендә дүрт докторлык диссертациясе яклана.

Русия Федерациясенең атказанган фәнни эшлеклесе, Санкт — Петербург дәүләт университетының почетлы профессоры, билгеле көнчыгыш белгече — африканист, әлеге университетта халыкара мөнәсәбәтләр факультетына нигез салучы дөнья сәясәте кафедрасының күпъеллык мөдире һәм тарих фәннәре докторы Ватаняр Сәид улы  Яхъяның гомере 2020 елның 17 июнендә өзелә.

Әмма Петербургның Законнар Чыгару Җыелышы (рәисе Вячеслав Макаров) милләттәшебезнең күпкырлы фәнни эше һәм исеме тарихка керергә тиеш дип исәпли.

Бу вакыйга төньяк башкалада һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр өчен генә түгел барлык татарлар өчен дә шатлыклы хәбәр.

 Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Мәгълүмат  һәм фоторәсем Санкт — Петербург Законнар Чыгару Җыелышы сайтыннан алынды.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости